Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Телевизорларга махсус приставкалар почта бүлекчәләрендә сатыла

Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек тулы көченә бара. Заманча телевизорларның күпчелеге әлеге күчеш вакытында хуҗаларына проблема тудырмаячак.

Ә менә иске модельле телевизорлар өчен махсус приставкалар алу киңәш ителә. Алар почта бүлекчәләрендә һәм сәүдә нокталарында сатыла. Авылларда яшәүчеләр өчен дә шәһәргә барып йөрү кирәкми. Мәмәттәге почта бүлеге начальнигы Альбина Шәфыйкова сүзләренә караганда, авыл халкы күчеш турында хәбәрдар һәм приставкалар сорап, аеруча пенсионерлар мөрәҗәгать итә. Җайланма март аенда ук сатуга куелган, бер комплект бәясе 950 сум. Цифрлы телевидениегә Татарстан 3 июньдә күчәчәк. Ул югары сыйфаттагы 20 телеканалны бушлай карау мөмкинлеге бирә.

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса