Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Мактамада капиталь төзекләндерүдән соң ике мәктәп ачылды

Капиталь төзекләндерү программасына кергән мәктәпләрдә эш 15 августка төгәлләнергә тиеш иде.

Билгеләнгән срок үтте. Башкарылган эшне тантаналы төстә тапшыруга кичә Түбән Мактаманың (төзекләндерүне дә беренчеләрдән булып башлаган) ике мәктәбе старт бирде.

Мәгълүм булганча, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына быел шәһәрнең 1, 6, 9, 11, 13, 15, Түбән Мактамадагы 1 һәм 2 нче, Рус Акташы һәм 19 нчы коррекция мәктәпләре кертелде. Аларда отмосткаларны төзекләндерү, түбә, инженерлык коммуникацияләрен, санузелны, тәрәзәләрне, бинага керү урынын, эчке ишекләрне алыштыру, фасадны буяу каралган иде. Бу максатларга Әлмәткә 191 млн сумнан артыграк акча бүленде.

- Мактамада бүген зур бәйрәм. Уку елы алдыннан яңартылган мәктәпләрне ачабыз. Ике ел элек гамәлгә кергән республика программасы нигезендә былтыр 3 мәктәп төзекләндерелгән иде, - диде мәктәпләрне ачу чарасында район башлыгы Мәҗит Салихов. - Юбилейлар елын да исәпкә алып мәгариф министры ярдәме белән быел 10 объектка акча бүленде. Эшне билгеләнгән вакытка төгәлләгән подрядчы оешмаларга, укытучыларга, ата-аналарга зур рәхмәт. Яңартылган мәктәптә уку-укыту дәрәҗәсе дә яхшырак булыр дип ышанасы килә. "4", "5" билгеләренә генә укып, район һәм шәһәр, республика мәнфәгатьләрен кайгыртучы белгечләр булып үсегез.

Мәҗит Салихов шулай ук мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә зур ярдәм күрсәткән "Татнефть" компаниясенә дә рәхмәтле булуын әйтте. Түбән Мактамада быел 3 социаль объект - ике мәктәп һәм бер балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә. Аларның өчесен дә нефтьчеләр игътибарсыз калдырмаган. 2 нче мәктәпкә 1 миллионнан артыграк, күрше 1 нче мәктәпкә 3 млн сум акча бүленгән. Соңгылары бу суммага мәктәп бинасын тышлаган. Бакча мөдире Рәзинә Кәлимуллина сүзләренчә, компания тарафыннан 62 нче "Тирәк" балалар бакчасына бирелгән 12 млн 400 мең сумга түбә яңартылган, тәрәзә, идәннәр, электрүткәргечләр алыштырылган. 1 сентябрьдә ачылачак учреждениедә бүген эчке бизәү эшләре һәм янгын куркынычсызлыгы системасын яңарту бара.

Күмәк күтәргән эшнең нәтиҗәсе дә саллы була. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кушылу да моның шулай икәнен раслады. Эшкә керешкәндә мәктәп директорлары да, подрядчы оешмалар вәкилләре дә "Искегә тисәң исең китә" дигән халык мәкален искә алган иделәр. Укыган мәктәбенә хәерхаһлы шәхесләрдән җыелган акчага шул "искелекне" яңарттылар. 1 нче мәктәпнең тузган спорт залына, мисал өчен, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, шушы мәктәпне тәмамлаган Хәмзә Баһманов "хуҗа". Ул белем йортындагы спорт залы торышын күргәч тә аны яңарту чыгымнарын үз өстенә алган.

Эшкә җаваплы караган Мактама мәктәпләренә район казнасыннан да өлеш чыккан: төзелешкә һәм тирә-ягын төзекләндерүгә дип җәмгысе 2,5 млн сум акча бирелгән.

- Быел Түбән Мактамада шундый зур күләмле эш башкарылыр - мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә 50 млн сумнан артыграк акча бүленер дип уйламаган идем, - дип ассызыклады котлау мөрәҗәгатендә җирле үзидарә Советы башлыгы Әлфия Слесарева. - Һәммәгезгә - подрядчы оешмаларга билгеләнгән эшне проблемасыз, тигез адымнар белән үтәвегез өчен, укытучыларга җәйге ялларын онытып эшкә кушылганы өчен, җитәкчеләргә - игътибарлы булганнары өчен, безнең чакыруга битараф калмаган ата-аналарга да рәхмәт. Укучылар, ниһаять, быел җылы мәктәптә укыячаксыз. Үтенечем шул - матурлыкны, чисталыкны саклагыз.

Рәхмәт! Бөтен һөнәрләргә башлангыч булган мәктәп өчен рәхмәт.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250