Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төбәк героен зурладылар

Ул – Әлмәтнең үз герое. Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Нәфис Афзалетдинов шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Хезмәт ветераны, РСФСР Нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре Нәфис Афзалетдинов 1940 елда Кичүчат авылында дөньяга килә. 1954 елда тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлап, хезмәт юлын Казахстанда, төзелеш тармагында башлап җибәрә. Соңрак Татарстанга әйләнеп кайта һәм 23 яшендә нефтьче булып китә. Башта бораулау мастеры, өч ел узгач, нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли. «Елховнефть» идарәсендә 40 елдан артык хезмәт куя. 1978 елда өченче дәрәҗә Дан ордены, соңрак икенче дәрәҗә, 1991 елда СССР Президенты указы белән нефть ятмаларын эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, алдынгы технологияләр гамәлгә кертүдәге саллы өлеше өчен беренче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Мөхтәрәм шәхесне «Татнефть», «Елховнефть», «Әлмәтнефть» җитәкчелеге, социаль яклау идарәсе, ветераннар советы, профсоюз оешмалары вәкилләре, туганнары, дуслары тәбрик итте. Алар Нәфис аганың яшь нефтьчеләргә үрнәк булып торуын билгеләде. Юбиляр рәхмәтен җиткереп, тормышындагы истәлекле, кызыклы вакыйгаларын бәян итте.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса