Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тавыш бирүдә – электрон система

Узган атнада Әлмәттә республикабыз көньяк-көнчыгышының җиде районы участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашында зональ семинар-киңәшмә булып үтте. Анда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин республикабызның 33 районында тавыш бирүнең электрон системасы кулланылачагын, 146 авыл сайлау участогында моның өчен кирәкле җиһазлар урнаштырылачагын билгеләп үтте. Бу көннәрдә электрон тавыш бирү комплексында эшләргә...

Узган атнада Әлмәттә республикабыз көньяк-көнчыгышының җиде районы участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашында зональ семинар-киңәшмә булып үтте. Анда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин республикабызның 33 районында тавыш бирүнең электрон системасы кулланылачагын, 146 авыл сайлау участогында моның өчен кирәкле җиһазлар урнаштырылачагын билгеләп үтте. Бу көннәрдә электрон тавыш бирү комплексында эшләргә өйрәтү буенча курслар тәмамланып килә. Әлегә бу исемлектә Әлмәт районы юк. Шулай да 2015 елга тавыш бирү процессының һәркайда электрон тавыш бирү системасында үткәрелә башлаячагы күздә тотыла.
Анатолий Фомин сайлауларга әзерлекнең план буенча баруын да ассызыклап үтте. Татарстан территориясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны үткәрүне ТРның Үзәк сайлау комиссиясе, 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2857 участок сайлау комиссиясе (шул исәптән Әлмәт муниципаль районында - 113) тормышка ашыра. Тавыш бирергә 2 млн. 900 меңнән артык татарстанлы, шул исәптән Әлмәт муниципаль районында 147 меңнән артык кеше килергә тиеш.
Беренче тапкыр сай-лауларда ТР территория- сендә рәсми рәвештә теркәлү үткән бөтен җиде сәяси партия дә катнаша. Агитация кампаниясенә 200 гә якын массакүләм мәгълүмат чарасы, шул исәптән 3 интернет-басма кушылган. Анатолий Фомин билгеләп үткәнчә, агитация эше намуслы алып барылсын өчен массакүләм мәгълүмат чараларындагы барлык чыгышларны күзәтеп барырга кирәк. Шуңа да карамастан, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Татарстанда сәяси культураның елдан-ел арта баруын да әйтте.
Л.СИБГАТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса