Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Татнефть" җыелма командасы Югары КВН лигасы вице-чемпионы булды

14 декабрь көнне Красногорскида КВН Халыкара берлегенең Югары лигасы финалы узды. Анда Әлмәтнең "Татнефть" җыелма КВН командасы икенче урынны алды.

Уенны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Чараны карарга шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да килгән иде.

Әлмәтлеләр белән бер сәхнәдә «Борцы. Северный десант», Снежногорск шәһәре җыелма командасы, «Так-то» (Красноярск шәһәре) һәм уен сөючеләргә билгеле булган Төмәннән  «Наполеон Динамит» командасы чыгыш ясады.

Фото:https://www.instagram.com/rusminnikhanov/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса