Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефтьчеләр әлмәтлеләр алдында җавап тотты

4 августта «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр активистларының «Татнефть» вәкилләре белән очрашуы булды. Бирегә 50 ләп кеше җыелды.

Шунысын әйтергә кирәк, очрашу «сорау - җавап» форматында үтте. Халык алдында компания генераль директорының скважиналар ремонтлау, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Р.И. Шәфигуллин, генераль директорның беренче урынбасары - баш инженер Н.Г. Ибраһимов, проект офисы җитәкчесе – нефть-газ химия комплексы директоры С.Г. Сәхапов, «Татнефтегазпереработка» идарәсе начальнигы И.А. Шәриповлар җавап тотты.

Калабызда яшәүчеләрне барыннан да бигрәк «Татнефтегазпереработка» идарәсе базасында малеинлы ангидрид установкасы төзелеше кызыксындырды. Җыелучыларны борчыган сораулар арасында ни өчен установканы нәкъ менә анда төзүләре, төзелеш барышында нинди технологияләр кулланылачагы, аларның ничек эзләнүе, нәрсәләргә аерым игътибар бирелүе, шәһәрдә һәм районда экологик хәлне саклап калу һәм яхшырту юнәлешендә нинди адымнар ясалачагы кызыксындырды, шулай ук производствоның һәм төрдәш производстволарның, шәһәр, район һәм тулаем төбәкнең үсеш мөмкинлекләре дә тикшерелде.

Сөйләшү тәфсилле булды һәм сәгать ярымлап дәвам итте. «Татнефть» вәкилләре һәр сорауга тулы җавап бирделәр һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә, килеп туган сорауларга аңлатма бирергә әзер булуларын белдерделәр.

«Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса