Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Татнефть” грантлар тапшырды

Бүген “Нефтьче“ Мәдәният сараенда “Татнефть” компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булып узды.

Әлеге чара инде өченче ел оештырылып килә. Бүген дә 44 грант үз иясен тапты. Грантка ия булучылар арасында ундүрт әлмәтле дә бар. Грантлар “Социаль сфера”, “Гражданлык һәм патриотизм”, “Белем бирү һәм фән”, “Экология”, “Мәдәният һәм сәнгать” номинацияләре буенча билгеләнде.

Тантаналы чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм "Татнефть" АҖ генераль директорының урынбасарлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Ринат Шәфигуллин һәм “Әлмәтнефть” идарәсе җитәкчесе Ренат Нугайбеков та катнашты.

Чара Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, “Болгар кызлары” триосы һәм шәһәребезнең үзешчән коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса