Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Әлмәттә олимпиада ачты

Бүген Әлмәттә яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы башланды.

Әлеге олимпиаданың Татарстанда 5 нче тапкыр уздырылуы. Белемнәрен, зирәклектә сынашырга кайлардан гына килмәгәннәр, 38 команда арасында Татарстаннан тыш, Башкортостан, Кырым, Казахстан, Белгорд, Беларуссиядән дә укучылар бар иде. Алар сигез көн дәвамында “Дружба”, “Солнечный” лагерьларында яшәп, төрле бәйгеләрдә катнашып, сәләтлеләрне ачыклаячак. Бәйгеләр дә аз түгел, 15 тән артык – минералогия, палеонтология, радиометрия һәм башкалар буенча. 
Олимпиаданы ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, РФда балалар-яшүсмерләрнең геология хәрәкәте рәисе Светлана Яшина һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. 
Рөстәм Миңнеханов олимпиаданың “Татнефть” һәм кече нефть компанияләре ярдәме белән уздырылуын искәртте. Президент Кырым, Белоруссия һәм башка чит төбәкләрдән килүчеләргә шат булуын белдерде һәм өйрәнүләрнең мондый формада баруына югары бәя бирде. 
– Геолог һөнәре игелекле, әмма катлаулы, – диде ул. – Аны университетта гына үзләштереп булмый, мәктәп эскәмиясеннән үк сайларга кирәк. Бүген республикада 33 мәктәп мәйданчыгы эшли. Анда 400 ләп укучы геолог булырга әзерләнә, – диде ул. 
Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, РФда балалар-яшүсмерләрнең геология хәрәкәте рәисе Светлана Яшина да укучыларга уңышлар юлладылар. Укучылар күргәзмә дә оештырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса