Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Әлмәткә килде [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургалиевич сәяхәтен Токарликов исемендәге җәмгыятьнең эре мөгезле терлекләр асрау буенча сөтчелек-товарлыклы комплексын караудан башлады. Билгеле булганча, узган ел хуҗалыкта 1070 башка исәпләнгән комплекс төзелде.

“Нефтьче” Мәдәният сарае каршында аны күргәзмә каршы алды. Коммуналь предприятиеләр үзләренең заманча техникаларын куйганнар, эшмәкәрләр исә асраган маллары, җитештергән продукцияләре белән чыкканнар. 
Ә инде “Нефтьче” Мәдәният сараеның һәрбер катыннан тиз генә узып булырлык түгел иде. Биредә нефтьчеләр, сәнәгать предприятиеләре, коммуналь хуҗалыклар, урта һәм кече бизнес, агросәнәгать комплексы, мәдәният әһелләре, мәгариф өлкәсе һәм башкалар үзләренең алып барылган эшчәнлекләрен, уңышларын күргәзмәгә салып күрсәтте. Президент Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка бик күп җитәкчеләр аларга югары бәя бирде. Рөстәм Миңнеханов кайбер әйберләрне башка төбәкләрдә дә кулланышка алырга кирәклегенә күрсәтте, тәкъдимнәрен белдерде. Мәсәлән, ул “Елховлес”ның балалар бакчалары өчен ясаган конструкция-уенчыкларын күпләп җитештерергә мөмкин булуын искәртте. 
Бу минутларда район Советының VI сессиясе һәм шәһәр Советының VIII утырышы бара. Татарстан Президенты сессиядә катнаша. Рөстәм Миңнехановның әлмәтлеләргә нинди теләкләр җиткерүе, районда алып барылган эшчәнлекне ничек бәяләве белән соңрак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса