Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тамчыдан күл җыела

Краснодар краенда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә булган су басулар әлеге төбәк кешеләренә зур зыян, кайгы-хәсрәт китерде.

Үзәк матбугат хәбәр итүенчә, 10 июльгә гадәттән тыш хәлдә 170 ләп кешенең гомере өзелгән, меңнән артыгы зыян күргән, 187 кеше хастанәләргә озатылган, 2854 кеше эвакуацияләнгән. Зыян килгән 5 мең йортның 400 е торгызуга яраклы түгел. Йортларның 300 е Крымск шәһәрендә урнашкан. Су басулар 30 мең кешене өлешчә һәм тулысынча милекләреннән мәхрүм иткән.

Бу көннәрдә ил буенча Краснодар краена хәйрия ярдәме күрсәтү бара. Әлмәт тә бу кирәкле һәм изге гамәлдән читтә калмады, Крымск шәһәренең зыян күрүчеләренә көндәлек кирәк-яракларны җыюны оештырды. Кабул итү пунктлары итеп 65 нче һөнәри көллият (адресы: Төзүчеләр проспекты, 9 а, телефон: 22-02-00), Яшьләр үзәге (Ленин ур., 21 б, 32-40-78), социаль яклау идарәсе (К.Цеткин, 54 а, 32-45-47), балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге (Нефтьчеләр ур., 12, 33-49-61) билгеләнгән. Әйберләр көн саен сәгать 9дан 21 сәгатькә кадәр кабул ителә. Әлмәтлеләр бирегә савытларга тутырылып чыгарылган су, I сортлы бодай оны, макарон әйберләре, карабодай ярмасы, балалар өчен коры сөт катнашмалары, ит һәм балык консервлары, шырпы, шәм, эшкә кия торган бияләй һәм перчаткалар, ирләр, хатын-кызлар, балалар кием-салымы, одеял, мендәр һәм башка урын-җир кирәк-ярагы, матрац, йокы капчыклары, шәхси гигиена чаралары: кер һәм исле сабыннар, кер юу порошоклары һәм шуның ише башкалар, памперслар, бер тапкыр куллана торган савыт-саба алып килеп авыр хәлдә калганнарга ярдәм күрсәтә ала.

Әлеге мәсьәләгә багышлап район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов киңәшмә уздырды. Ул предприятие һәм оешмалар җитәкчеләрен гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катаншырга чакырып мөрәҗәгать итте. Җыелган әйберләр республикадан үзәкләштерелгән тәртиптә Краснодар краена җибәреләчәк.

Шуны да искәртәбез, әйберләр яңа булырга тиеш. Азык-төлекнең кулланырга яраклылык вакытын да карарга онытмагыз. Һөнәри көллият төбәк пункты итеп тә билгеләнгән. Әлеге уку йорты директоры Иван Рябов предприятиеләр әйберләр китергәндә накладнойлар да язсын иде дигән теләген җиткерде. Без дә әлмәтлеләрне өстә күрсәтелгән пунктларга атна азагына кадәр ярдәмнәрен китерергә чакырабыз. Бәхетсезлек очраклары, моның ише кайгы-хәсрәт һәркемнең ишеген шакырга мөмкин. Ярдәм күрсәтүдән читтә калмыйк! Тамчыдан күл җыела.

Ирина Апачаева.

Фото: http://clubs.ya.ru/4611686018427398315/replies.xml?item_no=16585

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250