Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәрия Исхакова республиканың иң яхшы мөхәррире булып танылды

Кичә "Пирамида"да "Бәллүр каләм-Хрустальное перо" XVΙ журналистлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова искәртеп узганча, "Татарстан-Яңа гасыр" ТРК генераль директоры Илшат Әминов җитәкләгән конкурс комиссиясенә газеталарда дөнья күргән, радио-телевидение, Интернет мәгълүмат чараларында яктыртылган конкурс материаллары арасыннан иң лаеклыларын билгеләү җиңел булмаган. "Зур күләмле материалларны карап, өйрәнеп, бәяләгән жюрига рәхмәт", дип ул фикер алышулар барышында көчле дискуссияләр тууын, эшләрнең гадел бәя алуын ассызыклады.

Осталык бәйгесенең дистә еллык тарихы дәверендә беренче тапкыр баш мөхәррирләр өчен "Мөхәррир" дигән аерым номинация булдырылган. Аның беренче җиңүчесе булып "Знамя труда газетасы баш мөхәррире Сәрия Исхакова танылды. Аны Евразия телевидение һәм радио халыкара академиясе (МЕАТР) вице-президенты Кипрас Мажейка котлады.

Сәрия Тәлгать кызы «Знамя труда» газетасы редакциясендә 30 лет хезмәт куя (шуның 10 елын мөхәррир вазифасында). Сәрия Исхакова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты, 16 китап авторы.

"ТР шәһәр, район, корпоратив ММЧ" номинациясе җиңүчеләре арасында "Луч" телекомпаниясе дә бар. Бәйгенең иң югары бүләге - Гран-прига исә озак еллар "Бугульминская правда" газетасын җитәкләгән Владимир Изергин лаек булды. Аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Лада-Калина" автомобиле ачкычын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250