Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спорт һәм яшьлек бәйрәме

25 февральдә Иске Михайловка авылында авыл яшьләренең XXXXIII кышкы спартакиадасы гөрләп узды.

Авыл яшьләре арасында җитезлектә, көч-гайрәттә, зирәклектә көч сынашу, кышкы спорт бәйрәме үткәрү традициясе районыбызда моннан 43 ел элек салына - беренче спартакиада Яңа Кәшер җирлегендә уза. Еллар үткән саен ярышлар тагы да камилләшә, программага яңа спорт төрләре кертелә. Ул гына да түгел, аның кысаларында район халкы җыр-биюдә дә осталыкларын күрсәтә, күмәк уеннарда бергәләп күңел ача. Кыскасы, "кышкы сабантуй" бик күркәм һәм эчтәлекле оештырыла. Әлмәтлеләр эштә генә түгел, бәйрәмнәрдә дә сынатмый, ә кунакларны кабул итүче як чараны уздыруга бар тырышлыгын сала. Бу юлы да спартакиада югары дәрәҗәдә үтте. Биредә спорт заллары, мәйданнар, футбол стадионы, ипподром, чаңгы трассасы, хоккей тартмачыгы тәртипкә китерелеп, яңартылган иде. Афәрин, Иске Михайловка!
Кышкы спорт бәйрәмендә бу көнне барлык авыл җирлекләренең дә командалары чыгыш ясады. Ярышларны ачу тантанасына җыелган әлмәтлеләрне М.Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбакиров сәламләде. Алар спортчыларыбызга уңышлар теләде, авыл яшьләре спартакиадасын оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә, авыл җитәкчелегенә, депутатларга, хуҗалык җитәкчеләренә, иганәчеләргә рәхмәтен белдерде һәм яшьләрне тәрбияләүгә, спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә вәкилләренә, тренерларга, авыл җирлекләре башлыкларына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыкның, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Спорт бәйрәмен тантаналы ачуның төп өлеше саналган кышкы спартакиаданың флагын күтәрү бурычы XXXXII кышкы спартакиада җиңүчеләре булган Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистә җирлеге башлыгы Ә.Слесаревага, Кичү авыл җирлеге башлыгы Г.Тумановага йөкләтелде, спартакиданың утын "Технопром" ҖЧҖ генераль директоры, УТТ-1нең спорт буенча методисты, милли көрәш федерациясе әгъзасы М.Шәрифуллин кабызды. Ниһаять, ел дәвамында туплаган күнекмәләрне, осталыкны күрсәтер чак җитте - спортчылар төрле мәйданнарга таралышты. Районыбызның иң җитез, иң көчле, иң батыр егет-кызлары бу көнне 14 спорт төре буенча көч сынашты. Милли көрәш, чаңгыда йөгерү, гер спорты, шайбалы хоккей, волейбол, мини-футбол, армспорт, шахмат, шашка, өстәл теннисы, аркан тартышу, ат чабышы ярышлары киеренке узды, аларда беркем дә сынатырга теләмәде. Быел спартакиадага тагын бер спорт төре кертелгән иде - пневматик винтовкадан ату. Монысында авыл җирлекләре башлыклары иң төз атучыларны ачыклады. Җанатарлар исә авылдашларын җиңүгә рухландырып торды. Спартакиада кысаларында балалар өчен дә уеннар үткәрелде. Алар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты.
Кышкы спартакиада, көннең салкын торуына да карамастан, бик күп тамашачылар җыйды. Авылның үзәгендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Көн дәвамында биредә мәдәният идарәсе тарафыннан районыбызның үзешчән артистлары катнашында әзерләнгән җыр-биюләр тынмады.
Җиңүчеләрне, гадәттәгечә, ике категория буенча билгеләделәр. Шулай итеп, 800 дән күбрәк кеше яшәгән торак пунктлар арасында беренчелекне Яңа Кәшер яулады. Түбән Мактама командасы икенче, Кәләй спортчылары өченче урынга лаек булды. 800 дән азрак кеше яшәүче авыллар арасында дүртенче ел рәттән җиңүче булып Кичү танылды. Икенче урынны шулай ук дүртенче ел рәттән Багряж-Никольск яулады, өченче призлы урын Әлмәт авыл җирлегенә бирелде, алар икенче ел инде призлы урыннарны йомгаклый. Милли көрәшнең абсолют батыры булып Иске Михайловкадан Марат Шәрифуллин танылды. Ат спортында абсолют җиңүче исеменә Иске Михайловкадан Айнур Фәтхетдинов иреште. Җиңүче авылларга һәм шәхси беренчелектә алдынгы урыннарны яулаганнарга грамоталар, Кубоклар, медальләр тапшырылды. Спартакиадада шулай ук ярышлардан тыш Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты командасы да чыгыш ясады.
XXXXIII кышкы спартакиада артта калды. Алда безне яңа ярышлар, яңа уңышлар көтә. Спорт белән яшьлек бергә атлаганда безнең җиңүләребез хәзинәсе саекмас!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250