Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәләтлеләргә мөмкинлекләр зур

Әлмәткә Россия һәм чит илләрнең ягулык-энергетика комплекслары алдында торган көн кадагындагы сорауларны чишәргә сәләтле яшьләр җыелды.

9 июльдә «Юность» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда нефть-газ тармагы яшьләренең беренче халыкара форумы эшли башлады. 
Форум нефть-газ сәнәгате тармагында тәүге тапкыр уздырылуыннан тыш үзенең форматы белән дә үзенчәлекле. Ул эшне хакатон рәвешендә, ягъни яшьләрне командаларга бүлеп алып баруы белән аерылып тора. Әлеге уникаль чара Россиянең Энергетика министрлыгы, «Татнефть» компаниясе һәм министрлык каршындагы нефть-газ тармагы яшьләр советы тарафыннан оештырылды. 

Мондый мәртәбәле форум өчен Әлмәт җирлегенең сайлануы очраклы түгел. Беренчедән, «Татнефть» компаниясенең чит илләр катнашында зур чаралар уздыру тәҗрибәсе саллы. Нәкъ бер ел элек нефтьчеләр саммиты вакытында РФ Энергетика министрлыгы каршындагы нефть-газ тармагы яшьләр советы утырышы да була. Ул чакта яшь белгечләр һәм студентлар өчен халыкара дәрәҗәдәге форум уздыру инициативасы белән чыгалар. Әлеге фикергә энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов та теләктәшлек белдерә. Һәм менә сүз эшкә күчеп, форум ачылды. 

Яшьләр каян гына килмәгән: нефть-газ табылган якындагы чит илләрдән дә, Россия Халыклар дуслыгы университетыннан да. Форумда катнашу өчен башта аларга сайлап алу этапларында катнашырга туры килгән. Гариза язган 500 кеше арасыннан тест һәм видеотәкъдирләү нәтиҗәсе буенча 250 се сайлап алынган. 


- Мин форумга эләгүемә бик шат. Бу киләчәк өчен зур перспектива да. Команда белән эшләүдә, бергә проектлар ясауда һәм яклауда тәҗрибәм бар, ул ярдәм итәр дип уйлыйм, - диде «Татнефть»нең геология-техник чаралар үзәге белгече Айдар Зарипов. 

Төньяк Кавказ федераль университеты студенты Владислав Коваленко, Томск фәнни тикшеренү политехник университеты студентлары Александр Волков, Алена Марина һәм без аралашкан башка яшьләр биредә файдалы, кызыклы идеяләр, кирәкле кешеләр белән танышачакларына, алга куелган сорауларга чишелеш табачакларына ышаныч белдерделәр. Форум ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов та катнашты. 
 

- Бүген нефтьчеләр башкаласында әһәмиятле вакыйга. Бирегә илнең генә түгел, СНГның яшь элитасы җыелган. Сезнең 250 гез дә - алтын бәясенә тиң яшьләр, нефть-газ тармагының киләчәге, - дип уңышлар теләде һәм форумны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде ул. 

РФ Энергетика министрлыгының дәүләт хезмәте департаменты җитәкчесе киңәшчесе Гөлнара Арифуллина, «Татнефть»нең персонал белән эшләү буенча идарә начальнигы Андрей Глазков, халыкара һәм НФПК челтәре программалары җитәкчесе, уку-укыту үзәге директоры Наргис Валамат-Заде һәм башкалар да яшьләргә нәтиҗәле эшчәнлек теләделәр. 

Форум 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 250 кеше 42 командага бүленеп, бизнес-бурычлар чишәргә алыначак. Программаның һәр минуты исәптә. Монда төрле темага тренинглар да, тәкъдир итүләр, нефть-газ тармагындагы әйдәп баручы экспертлардан мастер-класслар һәм башкалар каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, командага моңа кадәр бер-берсе белән таныш булмаган яшьләр кертелгән. Алты кеше арасында студент, аспирант, яшь белгеч, укытучы да бар. Биш көн эчендә алар тупланып, әлегә кадәр чишелеше булмаган конкрет бурычларны хәл итү проекты төзергә һәм аны якларга тиешләр. Форумның тематикасы бүген тармак алдында торган бурычлар нигезендә билгеләнгән. Максаты уку, проектлау, хезмәттәшлек җепләре сузу өчен үзенчәлекле мохит тудыру, форумда катнашучыларны хакатон рәвешендә бизнес-бурычларны чишүдә яңа технологияләр белән таныштыру, аларның креатив фикерләвенә ярдәм итү, командада эшләргә өйрәтү һәм башкалардан гыйбарәт. 

Яшьләргә танылган нефть компанияләре җитәкчелеге һәм экспертлар белән танышу, нәкъ менә алардан көн кадагындагы проблемаларны белешү, чишү ысуллары буенча фикерләре белән кызыксыну мөминлеге дә бар. Быел Татарстанның нефть саммиты әлеге мәйданчыкта уза. 
Яшьләр өчен форумда катнашуның тагын бер өстенлеге ягы бар. Җиңүчеләргә алдынгы нефть-газ компаниясенеңкадрлар резервына, бирегә эшкә урнашырга яисә практика узарга, шулай ук магистратура, аспирантурада укуны дәвам итүгә тәкъдимнәр биреләчәк. 

Ирина Апачаева 

Наил Гатауллин һәм Эдуард Калинкин фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса