Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сүлпәнләнергә вакыт юк

Әлмәт муниципаль районында язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Район хуҗалыклары якты көннең, аяз һава торышының һәрбер минутыннан файдаланып калырга тырыша.

Чөнки авыл хезмәтчәннәре һәр көннән нәтиҗәле куллануның агымдагы ел уңышына ныклы нигез салуын яхшы аңлый.Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйповтан алган мәгълүматларга караганда, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше тәмамланган инде. Туңга сөрелгән җирнең 95 проценты тырмаланган. Быелгы чәчүлек мәйдан районда 48 мең гектар мәйданны тәшкил итсә, 3 майга шуның 25000 гектарында эшләр башкарылган. Арпа 12100, солы 3000 гектарда чәчелгән. Аларны чәчү төгәлләнгән. Ә менә берьеллык үләннәр чәчү дәвам итә. Әлегә катнаш терлек азыгы белән бергә чәчелгән берьеллык үлән 6 мең гектар мәйданны били. Хәбәр иткәнебезчә, хуҗалыклар алдына күпьеллык үләннәр үстерүгә зур игътибар бирү бурычы куелган. Без инде районга 6 тонна яңа сортлы люцерна орлыгы кайтарылуы турында язган идек. Ул хуҗалыкларга таратылган. Хәзер аны чәчү бара. Хуҗалыклар шулай ук кукуруз чәчәргә әзерләнә. Ул 2600 гектар мәйданны алып торачак. Бу культуралардан тыш районда борчак, карабодай, тары һәм башка культуралар да игелә. Язгы кыр эшләре белән беррәттән кайбер хуҗалыклар шушы көннәрдә бәрәңге утыртырга чыгарга тиешләр. Район буенча икенче икмәкне 90 гектарда утырту планлаштырыла. Чәчү эшләрендә "Кичүчат", Токарликов исемендәге, "Чишмә", "Чулпан", "Ярыш", "Чагылтау" хуҗалыклары башкаларга караганда алда бара.

Извиль Әнәсович язгы кыр эшләре вакытында әллә ни проблемалар күзәтелмәвен дә җиткерде. "Яңгыр 7,8 мм яуды. Җирдә дым күләме җитәрлек. Чәчү чорындагы барлык агрочараларны тулысы белән курыкмыйча башкарырга була", - диде ул. Көздән үк ремонтланып алгы сызыкка куелган техника да сынатмый. Трактор руле артына утыручылар һәм башка хезмәтчәннәр дә барлык тырышлыгын эшкә җигеп хезмәт куя.

Сүлпәнләнергә һич кенә дә вакыт юк. Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов язгы кыр эшләре барышын үз контролендә тота, буш вакыты булу белән хуҗалыкларга юл ала.

И.Апачаева.

Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2010/04/19/215280/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250