Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сез әзерме?

Бүген, 4 октябрьдә, Әлмәттә булып узган гражданнар оборонасы (ГО) буенча киңмасштаблы өйрәнүләр шушы сорауга җавап бирде. Мәгълүм булганча, бу чара Россиядә гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында гамәлгә куелды. Өйрәнүләр бөтен Россия территориясендә оештырылды. Аңа федераль хакимияттән алып төбәкләрдәге хакимият органнары һәм җирле үзидарә советлары да җәлеп...

Элгәре гражданнар оборонасы сугыш чыга-нитә калса халыкны саклау чарасы буларак кабул ителсә, хәзер ул тыныч тормышта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү максатын күз уңында тота. Бигрәк тә соңгы елларда табигать адәм баласын төрле яклап сыный: я корылык килә, я ишеп яңгыр ява, су баса, давыл котыра, яна, шартлый, ишелә... Шулай итеп тыныч тормышта йөзләгән, меңләгән кешеләрнең гомере өзелә, зыян килә. Фаҗигалардан соң башлана да инде тиешле хезмәтләрнең компетентлык, әзерлек дәрәҗәсенә "таш ату".

2012 елның илдә гражданнар оборонасы елы дип игълан ителүе һәм юбилей уңаеннан гамәлдәге гражданнар оборонасы системасының әһәмиятен күрсәтү, илнең саклану мөмкинлеген ачыклау һәм һәр гражданинга шәхси иминлеге турында искәртү максатында масштаблы өйрәнүләр - "ихтимал фаҗига"ның репетициясе оештырылды да.

Тренировка вакытында гражданнар оборонасы буенча кичектергесез чараларны ачыклау, җыелма эвакуция пунктлары, шәхси сак чаралары оештыру, радиация, химик һәм биологик тәэсиргә күзәтчелек, киемнәрне һәм техниканы зарарсызландыру эшен оештыру, туклануны тәэмин итү теоретик яктан да һәм гамәли чаралар белән дә ныгытылды.

6 сәгать 20 минутта Әлмәт республикадан тренировканы һәм гражданнар оборонасы буенча кичектергесез чараларны башлау турында сигнал алды. Шул минуттан ГО буенча җаваплыларга хәбәр таратылды. Сәгать 9.00 да башкарма комитет бинасында кризислы хәл белән идарә итү үзәге киңәшмәсе башланды. Әлмәт муниципаль районының ГО җитәкчесе Мәҗит Салихов чыгышында бу вакыйганың зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте.

Өйрәнүләр ике этапта уза. Беренчесе - алда аталган әзерлек чаралары, икенче этап коткару эшләре торышын тикшерүдән гыйбарәт. Өйрәнүләр берьюлы берничә ноктада барды. Драмтеатрда "Әлмәтнефть" идарәсе гражданнар оборонасының саклау корылмасын җәелдерде. Идарәнең ГО буенча әйдәп баручы инженеры Владимир Бушмакин сүзләренчә, саклану корылмасы - ниндидер табигый, я булмаса техноген һәлакәт була калса эшче персоналның иминлеген тәэмин итү чарасы, эвакуация дәвамлы булганда аларны ашату, медицина ярдәме күрсәтү дә төп бурычлардан санала. "Мәгълүм ки, сугыш вакытында бомбадан саклану корылмаларына качарга өлгергән күпме кеше гомерен саклап калган. Грузия-Көньяк Осетия бәрелешләрен хәтерләсәгез, саклану корылмалары ничәмә-ничә баланың, өлкәннәрнең, хатын-кызларның тормышын саклады", - диде ул.

Һәлакәт-коткару формированиеләренең чираттагысы 15 нче урта мәктәптә урнаштырылды. Биредә радиация-химик зарар ихтималына күзәтчелек, шәхси сак чаралары өләшү постлары һәм эвакуция пункты эшләде. СУ-5 районында һәм Урсалы бистәсе транспортны һәм киемнәрне зарарсызландыру, күчмә туклану пунктлары буларак билгеләнде.

Гадәти эш көнен башлаган әлмәтлеләр өчен бу өйрәнүләр комачаулык тудырмады булса кирәк. Әлеге ГО өйрәнүләре гадәттән тыш хәлләргә әзерме дигән сорауга уңай җавап бирергә нигез булды. Ләкин аның хакыйкатькә якын булуын чынбарлык кына раслый ала.

P.S. 4 октябрьдә иртәнге сәгать 10 тирәсендә Ленин урамындагы "Сбербанк" тирәсе "кайнап" алды. Бинада ят пакет табылу хәбәре хезмәткәрләрне, клиентларны эвакуацияләүгә сәбәп булды. Тиз арада янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм, хокук сакчылары һәм кинолог, тиешле хезмәтләр җыелып бетте. Димәк, өйрәнүләр уңышлы үтте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250