Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үсеш юнәлешләре һәм өстенлекләре билгеле

22 март көнне Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының XIII (уртак) сессиясе булып узды.

Сессия эшчәнлегендә ТР Экология һәм табигатьтән файдалану министры А.Сидоров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Г.Еремеева, депутатлар, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге, оешма-предприятие, служба җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.

2011 елда башкарылган эшләр һәм 2012 елга бурычлар турында Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов чыгыш ясады. Район башлыгы җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм һәр тармакка аерым тукталды. Әлмәт республикада яхшы үсеш алган муниципаль районның берсе булып тора һәм киләчәктә билгеләнгән юнәлешләрдә үсеш алуга йөз тота.

Район Советы депутатлары Р.Мусин, И.Альмукова, шәһәр Советы депутаты М.Җәләтов үз чыгышларында 2011 елдагы эшчәнлекне канәгатьләнерлек дип билгеләделәр, шулай ук булган проблемаларга да тукталдылар. Аеруча аларны авыл хуҗалыгы тармагындагы җитешсезлекләр, юллар торышы борчый. Авыл җирлекләре башлыкларына керемнәрнең аз булуы нәтиҗәсендә авылда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен эш-гамәлләрнең авырлыклар белән гамәлгә ашырылуы тынгылык бирми.

Район Советы депутаты Р.Мөхәммәдиев сүз алып, районнардагы ФАПларны җиһазландыру буенча республика программасына керергә һәм шул рәвешле бу өлкәдәге проблемаларны хәл итәргә кирәклекне әйтте. Шулай ук ул шәхси фирмалар тарафыннан Казанга җибәрелүче автобусларның таләпләргә туры килмәвенә басым ясап, аларны контроль астына алу һәм капиталь ремонт ясалган йортларны күзәтчелектә тоту зарурлыгына күрсәтте.

Сессия утырышында катнашкан Әлмәт районының кураторы А.Сидоров 4 март көнне булып узган сайлауларда татарстанлыларның илебезнең тотрыклылыгы, иминлеге, үсеше, димәк, республикабызның да якты киләчәге өчен тавыш бирүләрен ассызыклады. Республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бер төркем социаль программалар гамәлгә ашырылуын билгеләп, Әлмәтнең аларда актив катнашуын һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүен әйтте. Экология һәм табигатьтән файдалану министры нефтьчеләр башкаласына югары бәя бирде. Киләчәктә башкарыласы эшләргә, атап әйткәндә, экология юнәлешендәгеләренә тукталып, ул Рус Акташындагы полигон төзелешен тәмамлау, Кузайкинога көнкүреш калдыклары төяү җайланмасы сатып алу һәм башкаларны бәян итте. М.Салихов җитәкчелегендәге команданың куелган барлык бурычларны да үтәп чыгачагына ышаныч күрсәтте.

Әлмәт муниципаль районының исәп-хисап палатасы рәисе Җ.Ханмурзина палатаның 2011 елдагы эшчәнлеге, җирле бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү буенча уздырылган төп чаралар белән таныштырды һәм аның нәтиҗәләрен тәкъдим итте

Сессия күркәм традиция буенча бүләкләр тапшыру белән тәмамланды, Әлмәт муниципаль районының "Хәйрияче-2011" бәйгесендә җиңү яулаган оешмалар дипломнар белән билгеләп үтелде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250