Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлау көнне айфон отып булачак [+ФОТОЛАР]

18 март - сайлаулар көнне бөтен Татарстан буенча «Айданавыборы» массакүләм фотомарафонына старт биреләчәк.

Узган атнада әлеге фотомарафон хакында әлмәтлеләргә белгертер өчен үз блогларын алып баручы иң популяр яшьләр җыелды. Яшьләр үзәгендә узган чарага да нефтьчеләр каласының иң актив яшьләре җыелды. Һәркемнең әлеге фотомарафон хакында күбрәк беләсе килә иде. Ә акция кагыйдәләре гади: 18 март көнне теләсә-кайсы сайлау участогына килеп, махсус фотозона каршында фотосурәткә төшәргә кирәк. Соңыннан бу сурәтне #Айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә куеп, интернет тавыш бирүдә катнашырга. Айданавыборы. рф сайтында 25 март көнне тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы: айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар һ.б. 
– Бу акция бөтен Россия буенча узачак, әмма безнең республика активрак катнашыр дип уйлыйбыз. «Айданавыбры» медиатөркеме белән бергә акция үткәреп кенә калмыйбыз, ә шәһәрдә яшәүчеләрне, кунакларны тормышта актив позицияле булырга өндибез, чөнки без киләчәгебезне сайлыйбыз, - диде бу фотомарафонны шәһәрләрдә танытып йөрүче һәм алып баручы Максим Январев-Куралесов. 
Әйтергә кирәк, әлеге акциягә волонтерларны да җәлеп итәчәкләр. Баннерлар янында алар теләсә-кемгә ярдәм итә алачаклар, кирәк булса фотомарафон кагыйдәләрен дә аңлатып бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса