Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Сандугач сайрар илем» фестивале быел рекорд куйды [+ФОТОЛАР]

«Сандугач сайрар илем» XХI балалар иҗаты төбәкара фестиваленең йомгаклау концерты быел да югары дәрәҗәдә узды.

«Сандугач сайрар илем»нең зур бер үзенчәлеге бар – биредә сәнгать  осталыгы елдан-ел арта, биегән-җырлаган сабыйлар үзләре дә югарыга омтыла. Йомгаклау концертындагы һәр чыгыш турында аерым язарга булыр иде. Азнакайның «Балачак» коллективының якты костюмнары һәм берсеннән-берсе сәләтле малай-кызлары, яки Түбән Каманың Африка темасын яктырткан «Либерти» бию коллективы – һәммәсе сәхнәгә ниндидер яңалык кертте һәм ямь өстәде.

– «Сандугач сайрар илем» – ул «Рухият» рухи яңарыш фонды гамәлгә куйган иң уңышлы проектларның берсе. Барлыгы 21 районнан меңләгән баланы колачлый ул. Биредә без иң көчле коллективларны гына күреп  калмыйбыз, ә аларны олы сәхнәдә балкырлык итеп әзерләгән педагогларының да эшен күрәбез. Һәр райондагы музыка мәктәпләренең системалы эше нәтиҗәсе дә ул бүгенге йолдызлар. Ә инде әлеге балаларның иҗади башлангычын куәтләп торган ата-аналарга рәхмәтләрнең чиге юк, – диде «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Рухият» фонды рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев, быелгы «Сандугач сайрар илем» фестивалендә иң зур активлык күрсәткән Азнакай һәм Әлмәт районнары мәдәният идарәләре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырып.

Чарада фестивальне оештыруда ярдәм иткән өчен музыка көллиятләре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, «Татнефть»нең идарәче компанияләренә, фестивальнең сайлап алу турларын оештырган лагерьлар, оешма профсоюз комитетлары җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр бирелде. 

Быел Гран-при өч коллективка бирелде. Аның икесе Әлмәттә калды:  «Настроение» һәм Максим Апраксин җитәкчелегендәге «Фристайл» театр-бию коллективы. Шулай ук Азнакайның «Юлдаш» вокал ансамбле дә беренче урынны яулады.

Тагын шуны да ассызыкларга кирәк, быел фестивальнең хореография номинациясе катнашучылар саны буенча рекорд та куйды әле - 1200 бала зур сәхнәдә балкыды. Әмма гала-концерттан соң да «Сандугач сайрар илем»нең сайрыйсылары алда әле, алдынгы урыннарны яулаган коллективлар 16 апрельдә Казан филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса