Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Сак булыгыз, мошенник!" акциясе старт алды

Мошенниклыкның мөмкин булган төрләрен халыкка киңкүләм җиткерү һәм әлеге төр җинаятьләрне профилактикалау максатыннан Татарстан Эчке эшләр министрлыгында бүген, 10 сентябрьдә "Сак булыгыз, мошенник!" акциясе старт алды.

Соңгы араларда мошенниклар белән көрәш аеруча актуальләште. Җиңел кәсепне үз итүчеләр теләсә нинди сәбәп белән гражданнарның акчаларына ия булырга омтылалар. Хәтерегезгә төшерәбез, мошенниклар бигрәк тә бозымны чыгару, кыйммәтле отышлар өчен комиссия акчасын күчерү хакындагы смс-хәбәрләр, "Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән килеп туган мәсьәләне хәл итү" өчен акча күчерү турындагы мөрәҗәгатьләр, ерак туганнарга матди ярдәм кирәклеге хакындагы хәбәрләр юллау, сыйфатсыз товарларны югары бәягә сату, социаль һәм медицина хезмәткәрләре, полиция вәкилләре кыяфәтендә өйгә узу һәм шул рәвешле акчаларны кулга төшерү юлларын үз итә.

Акция барышында полиция хезмәткәрләре мошенниклар тарафыннан кармакка эләгергә мөмкин булган категория гражданнарына (пенсионерлар, инвалидлар, ялгыз гомер кичерүчеләр) чит кешеләр белән аралашканда кирәк булган куркынычсызлак чаралары турында мәгълүмат җиткерәчәкләр, әңгәмәләр корачаклар. Уку йортларында шушы юнәлештә лекцияләр укылачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Фото: http://1diktos.livejournal.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250