Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рус Акташы – Җәлил трассасында юл-транспорт фажигасендә ике кешенең гомере өзелде

Узган шимбә киче тетрәндергеч хәбәр китерде. Әгерҗенең иң оста яшь хоккейчыларын берләштергән "Спутник" командасы Рус Акташы - Җәлил трассасында юл-транспорт фажигасенә юлыкты.

Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере өзелде.

Бу көнне 2001 елгы хоккейчы малайларыбыз Зәйдә Татарстан беренчелегенә ярышларда катнашты. Ә якшәмбе алар Җәлил бистәсендә уйнарга тиеш иде. Нәкъ әлеге юлында аларны коточкыч фаҗига көтә. Малайлар тренерлары Әсгать Гарифуллин белән "Фиат Дукато" автобусында булалар. Ә Рауфан Галиуллин "Нексия" машинасында ике хоккейчы улы уйный торган команда өчен җанатар булып бара. Дәниф белән Рөстәм иң якын дуслары, команданың капкачысы Никита Ереминны да әтиләре машинасына утырырга чакыралар. Көтмәгәндә "Хендай" машинасын йөртүче хатын-кыз каршы полосага чыгып башта безнең хоккейчылар утырган автобуска, ә аннан соң Рауфанның "Нексия"сенә килеп бәрелә. Автобустагы малайлар зыян күрми. Дәниф белән Рөстәм дә исән-сау. Ә 36 яшьлек Рауфанның һәм машинаның арткы утыргычындагы 11 яшьлек Никитаның гомере өзелә...

Әгерҗе район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров фаҗига булган урынга бик тиз килеп җитә һәм шунда ук муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов белән элемтәгә керә. Мәҗит Хаҗиповичның оператив ярдәме белән хоккейчыларны урнаштыру, ашату һәм төн кундыру оештырыла. Хоккейчыларыбыз Әгерҗегә, әнә шулай, иң яхшы капкачы дуслары Никитаны, ә Дәниф белән Рөстәм әтиләрен мәңгелеккә югалтып кайтты.

Ул команданың йөзек кашы иде

"Беренче сыйныфта укый башлагач, мин нәни укучыларымны беренче тапкыр Боз сараена алып бардым. Малайлар бик кызыксынып хоккей уенын карасалар да, аннан кайткач өчесе генә хоккей секциясенә язылырга теләк белдерде. Шуларның берсе Никита иде. 7 яшендә хоккей белән "җенләнә" башлаган укучымны бик тиз арада күреп алып, капкачы итеп билгеләделәр. 11 яшендә генә булса да, "В хоккей играют настоящие мужчины" дигән җыр сүзләре аңа бик тә туры килә иде. Хоккейда гына түгел, сыйныфыбызның да йөзек кашы булды. Аның юклыгына күңел һич тә ышанмый, класска йөгереп керер дә "Без җиңдек!" дип шатлыгын уртаклашыр кебек", - ди аның беренче укытучысы Елена Кондрашина, Сишәмбе көн Никита Ереминны бөтен шәһәр соңгы юлга озатты. Бу якты дөньяда нибары 11 ел гына яшәп калган Никита укытучылары, дуслары, тренерлары күңелендә кояш кебек балкып торучы, якты күңелле булып озак сакланыр. Әтисе Сергей, әнисе Ольга, яраткан энекәше Илюшага һәм әби-бабасына, туганнарына Ходай сабырлык бирсен.

Уллары өчен "үлеп" торды

Бл фаҗигасендә һәлак булган Рауфан турында авылдашлары да, танышлары да шулай диләр. Аның кебек улларын 40 чакрым ара узып район үзәгенә тренировкаларга йөртүче әтиләр еш очрамый. Ә Рауфан балалары өчен бернәрсә дә кызганмады. "Хуҗалыгыбызда абзар тулы мал, йортта мең мәшәкате булса да улларыбызны Әгерҗегә тренировкага йөртүне үзенең төп бурычы итеп саный иде", - ди хатыны Фәридә ханым. Хоккейчы малайлар башка шәһәрләргә ярышларга барганда да Рауфан командага көч-дәрт биреп торырга шәхси машинасында юлга чыга торган була. Кем уйлаган, бу сәфәре аның өчен соңгысы булыр дип?..

Р.ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250