Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикадагы иң өлкән әлмәтле туган көнен билгеләп узды

Бүген, 18 сентябрь көнне Колшәрип авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәгыймулла Гәрәев туган көнен билгеләп үтте.

Аңа бүген 103 яшь тулды.

Ветеранны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, Әлмәт ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Колшәрип авыл җирлеге, мәктәп вәкилләре котлады.
Роза Егоровна Нәгыймулла агага район башлыгы һәм үз исеменнән котлау сүзләре җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.

Ир-атлар арасында Нәгыймулла ага республикада иң өлкәне санала.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса