Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлмәтлеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Кадерле әлмәтлеләр, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары!

 

23 февральдә без Ватаныбызга тугры хезмәт иткән һәм бүгенге көндә хезмәт итүче, илебез һәм гражданнар мәнфәгатьләрен ышанычлы яклаучы, шуның белән Россиянең тотрыклы үсешен тәэмин итүче барча кешеләрне хөрмәтлибез!
Илебездә барлык буыннар өчен бу бәйрәм кыюлык, фидакарьлек, намус һәм горурлык символы булып тора. Безнең ата-бабаларыбыз, алардан алдагы буын элгәрләребез туган җиребезне дошманнардан сакладылар, илебезнең бәйсезлеге һәм азатлыгы хакына гомерләрен корбан иттеләр.
Бөек Ватан сугышы чорында Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатлары тарафыннан чакырылып, 18640 якташыбыз фронтка озатылды. Шуларның 10131 е генә туган якларына әйләнеп кайта алды, 8509 кеше исә чит җирләрдә башларын салды яки хәбәрсез югалды. Мәңгелек дан аларга!
Әлмәтлеләр Әфганстан, Чечня республикаларында һәм Төньяк-Кавказ төбәгендә барган сугышчан хәрәкәтләрдә, Таҗикстан, Абхазия, Көньяк Осетия территорияләрендә, Сүрия Гарәп Республикасында кораллы бәрелешләрдә, Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үзләрен батыр сугышчылар итеп күрсәттеләр. Алар гаять зур хөрмәт-ихтирамга лаек һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар.
Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны үз элгәрләренең изге хәрби традицияләрен намус белән дәвам итә. 2018 ел дәвамында Әлмәт муниципаль районыннан 400 гә якын егет Россия армиясе сафларына хәрби хезмәткә озатылды. Үзара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә 69 әлмәтле шефлыктагы частьларга юл тотты. Милли мәнфәгатьләребез сагында уяу торып, алар халыкара террорчылык белән көрәшкә кагылышлы мәсьәләләрне уңышлы хәл итәләр.
Безнең уртак бурыч – күп гасырлык изге традицияләрне саклап калу, илебезнең көчен һәм куәтен тагын да арттыру, аның алга таба үсеше, дөнья күләмендә абруен ныгыту өчен кулай шартлар тудыру.
Һәрбарчагызга хәерле исәнлек, ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп озын гомер кичерүегезне телим.
Бәйрәм сезне яңадан-яңа максат-үрләргә рухландырсын, киләчәктәге казанышларыгыз, җиңүләр һәм уртак изге эшләребезнең башлангыч ноктасы булып торсын.

 

Әлмәт муниципаль районы
башлыгы А.Р. ХӘЙРУЛ ЛИН
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса