Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Проект ачык булачак

«Татнефть» Әлмәт районында нефть-газ химиясе комплексы төзергә планлаштыра. Урнашу урыны производство мәйданнары, чимал һәм кеше ресурслары булу белән бәйле. Миңлебай газ эшкәртү заводы базасында иярчен нефть газыннан малеинлы ангидрид җитештерүне җайга салу күздә тотыла.

«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәтендә Әлмәт районында химия комплексы төзелешенең экологик ягына карата аңлатма бирделәр.

«Проект әлегә тикшерү стадиясендә генә. Аны гамәлгә ашырганда Conser* лицензиарының иң югары куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган өр-яңа итальян технологиясен куллану планлаштырыла. Ул ышанычлылык, энергетик нәтиҗәлелек, атмосферага һәм суга зарарлы матдәләр эләгү ягыннан иң алдынгы булып тора, - дип аңлаттылар Компаниядә.

Хәзерге вакытта проект документациясе өстендә эш бара. Якын араларда проект институты планлаштырылган производствоның әйләнә-тирә мохитка йогынтысына (ОВОС) үз бәясен тәкъдим итәчәк. Атмосфера һавасына тәэсире турында җентекле мәгълүматны үз эченә алган документ әзерләнеп, массакүләм-мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

«Татнефть»тә билгеләп үтүләренчә, бу мәсьәлә буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылып, аларда «шәһәрдә яшәүчеләргә проект һәм әлеге производствоның әйләнә-тирә мохитка йогынтысы хакында аңлаешлы итеп җиткерәчәкләр». Шулай ук һәр әлмәтле үз фикерен белдереп, үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Аларга проект институты экспертлары, процесс өстендә эшләүчеләр, химиклар җавап бирәчәк. Җәмәгать тыңлауларын үткәрү турында алхәбәр бер ай алдан игълан ителәчәк.

«Процесс максималь дәрәҗәдә ачык булачак, төзелешне бары тик экологик экспертизаны узып, проектларга баш дәүләт экспертизасыннан уңай нәтиҗә алганнан соң гына башлау мөмкин булачак. Әлмәт җире – ул безнең уртак йортыбыз, анда без, безнең ата-аналарыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз яши, һәм без төбәгебез экологиясен саклау өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез», - дип белдерделәр «Татнефть»тә.

Комплекс төзелеше өстәмә 4000 эш урыны барлыкка килү исәбенә социаль яктан да нәтиҗәле булачак, шулай ук химик импортны алыштыру дәүләт программасы кысаларында базарда сорау зур булган продукт алу мөмкинлеге дә бирәчәк.

Әнвәр Маликов

* CONSER итальян фирмасы тарафыннан тәкъдим ителә торган малеинлы ангидрид алу технологиясен гадәти коммерциячел технология белән чагыштырганда иң прогрессивы дип санарга була. Ул

продукт чисталыгы кимендә 99,8% булу, әйләнә-тирә мохиткак йогынтының минимумга кадәр кимүе, продуктның югары һәм тотрыклы сыйфаты белән аерылып тора. Бүген бу технология буенча Европада дүрт завод төзелгән, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кытайда шундый ук прозводстволар бар.

 

Малеинлы ангидрид – ул сәнәгый химиянең барлык тармакларында диярлек кулланыла торган күпфункциональ база химикаты. Малеинлы ангидридны эшкәртеп, автомобиль сәнәгате, суднолар төзелеше, лак-буяу сәнәгате, төзелеш индустриясе, агрохимия һәм башкалар өчен материаллар алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X