Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премьер-министр Алексей Песошин Әлмәтнең төзелеш объектлары белән танышты

Әлмәткэ эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин килде.

Ул төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры Ирек Фәйзуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе  Марат Гыйрфанов, республика  хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә “Көнбатыш  капкалар” микрорайонында урнашкан Дәүләт торак фонды күпфатирлы йортларының төзелеш барышы белән танышты.

Биредә объектларның төзелешен тәмамлау буенча алга таба эшләргә кирәк булган адымнар билгеләнде.

2017 елда җитештерү графигын бозу сәбәпле, “Стройкомплекс” подрядчы оешмасы белән килешү өзелелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә подрядчы оешманы һәм заказ бирүчене дә алыштыру турында карар кабул ителә. 2018 елның март аенда  22 нче һәм 30 нчы позиция объектларының  заказчысы итеп  “ЖИК-Түбән Кама", ә подряд оешмасы итеп "Строй-стандарт” оешмасы (Түбән Кама шәһәре) билгеләнә. Бүгенге көндә 22 нче позиция үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырылган.

Шуннан соң Премьер-министр һәм төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләренең үтәлеше белән дә танышты. Узган елны Әлмәт шәһәр чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча федераль адреслы инвестицион программага кертелүгә иреште. Реконструкция эшләре 6 этаптан торачак. Хәзерге вакытта объектта 117 кеше эшли.

Очрашу ахырында  Алексей Песошин  объектларның төзелеше һәм реконструкцияләү өчен җаваплы кешеләрне тепларны тизләтергә һәм сыйфатка зур  игътибар бирергә чакырды.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X