Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пандуслар уңайлы булсын

Хәбәр иткәнебезчә, 2011-2012 елларга исәпләнгән "Һәркем куллана алырлык тирәлек" федераль программасы эшли. Ул республикада 2011-2015 еллар дәвамында тормышка ашырылачак.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык учреҗдениеләргә керә һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалана алуын тәэмин итүне күздә тоткан бу программа Әлмәт муниципаль районында да тормышка ашырыла.

Шәһәр һәм районда 11 меңнән артык инвалид гомер кичер, аларның 300 гә якыны коляскада хәрәкәт итә. 2011 елда "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасына районының дүрт учреждениесе - мәшгульлек үзәге, балалар шифаханәсе, бала тудыру йорты һәм үзәк район шифаханәсе кертелгән иде. Быелгы программа исемлегендә - социаль яклау идарәсе, 3 нче шәһәр поликлиникасы, музыка көллияте, Р.Фәхретдин урамындагы 59 һәм 63 нче йортлары. Алардан тыш арбада хәрәкәтләнүче инвалидлар яшәгән йортлар подъездларын да пандуслар белән тәэмин итү бурычы куелды.

"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау" турындагы 181 нче Федераль закон нигезендә милек формасына бәйсез рәвештә һәрбер оешма физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә социаль инфраструктура объектларына тоткарлыксыз керә алу өчен шартлар тудырырга тиеш. Район җитәкчелеге тарафыннан предприятиеләргә, оешмаларга да пандуслар һәм тоткарлыксыз үтеп керә алу өчен каралган башка җайланмалар ясарга тәкъдим ителде. Мондый эш район башкарма комитеты бинасында да алып барыла. Муниципалитет җитәкчелеге пандуслар кую барган һәр җирдә аларның инвалидларга уңайлы булырга тиешлеген, эшне кабул иткәндә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзләрен дә чакыру кирәклеген искәртә. Башкарма комитет нәкъ шулай эшли дә. Монда алып барылучы пандус төзелешен тикшерү өчен 12 июньдә инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләлә Гайфуллина чакырылды. Ул коляска белән пандустан күтәрелеп, бина ишеге аша эчкә узып карады, җитешсезлекләр күзәтелгәндә аларны әйтә барды. Ләлә Фаязовна коляска белән менә шундый тикшерүләрне эш барганда ук уздырырга кирәклеген билгеләп үтте. Дөрестән дә, күпме чыгымнар тотып ясалган җиһазларны бозганчы, алдан ук хәстәрен күрү хәерле.

Ирина Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250