Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт шәһәре башлыгы күп балалы аналар белән очрашты

Нәкъ мәгълүм җырдагыча. Көннәр якты булсын өчен, йокы татлы булсын өчен, җил-яңгырдан саклар өчен, усаллардан яклар өчен әни кирәк.

Әниләр көне уңаеннан башкарма комитетта узган түгәрәк өстәл утырышында ишеткәннәрне дә исәпкә алсаң, "усалларны яклар өчен дә әни кирәк" дип өстәргә була. Район башлыгы белән очрашуга чакырылган биш бала анасы Оксана Боброва нәкъ шундый әни икән ләбаса. Белеме буенча балалар психологы, 13 ел төрле өлкәләрдә хезмәт куйган бу ана 2010 елдан бөтен барлыгын балалар тәрбияләүгә багышлый. "Ягымлы хатын, кунакчыл хуҗабикә, балаларында тирә-юньдәгеләргә, туган якка, гаиләгә ихтирам тәрбияләүче, җәмәгать тормышында актив әни", - диделәр аның турында. Хәер, сокландырганы бу түгел. Андый сыйфатларга хас әниләр бихисап. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучыларны Оксана Боброваның юлдан язганнарга "әни" була белүе гаҗәпләндерде. Соңгы өч елда Оксана ире Тимур Баянов белән теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә йорт-җирсез калганнарга, эчкечелек, наркомания кебек яман гадәтләргә бирелеп гаиләләреннән читләшкәннәргә сыеныр урын икән. Бу хакта очрашудагылар, ышанам, беренче тапкыр ишетте. 3 ел эчендә генә дә алар кулыннан 150 кеше үткән. Күпләрне алар туры юлга чыгарып, гаиләләре белән кавыштырган. Бүген дә махсус сатып алган фатирларында шундый язмышлы 9 кеше тәрбияләнә. Араларында берсе- вич-инфекцияле. Алар 5 ел рәттән авыр язмышлы билгеле яшәү урыны булмаганнарны җыеп, көнгә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлый. Гафиатуллин урамындагы "Спорт товарлары" кибете артында, Фәхретдин урамындагы гаражлар тирәсендә бәлки кемдер шул күренешкә тап булгандыр?! Хәер, игътибар итмәсәләр дә гаҗәп түгел. Битарафлык чоры буыны бит без... "Мондый идея ничек башыгызга килде" дигән сорауга шәхсән мин "пафослырак" җавап көткән идем. Ә ул шундый сорау ишетүенә гаҗәпләнеп булса кирәк, пауза тоттты да " белмим... кызганыч бит, ярдәм итәсе килде", -диде. Олы җаннан - гади җавап. Баксаң, аларның бу гамәлләре турында белүчеләр бар икән. Төрмә җитәкчеләре белә, ди. Җәза срогын тутырып чыгучыларның барыр урыны булмаганнарын урнаштыруны сорап нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итәләр.

Түгәрәк өстәл утырышына күпбалалы аналар, инвалид бала тәрбияләүчеләр, читтән бала алып үстерүче әниләр чакырылган иде. Район башлыгы белән мондый очрашу ике як өчен дә отышлы булырга ошаган. Җитәкчеләр җәмгыятьтәге "йомшак" урыннарны ачыклады, әниләр проблемалы мәсьәләләрнең чишелеш табачагына ышанып китте. Солдат әниләре "Хәтер мәйданы"н карап тоту белән бәйле сораулар бирсә, инвалид бала тәрбияләүчеләр сабыйларын махсус аяк киемнәре белән тәэмин итү катлаулануын искәртте, күпбалалылар җир алу, балалар бакчасына түләүне киметү кебек мәсьәләләр күтәрде. Очрашуда шулай ук балаларга белем бирү, һөнәр сайлау кебек актуаль проблемалар турында да сүз булды.

Әниләр сүзе! Биш яшьме, илле бишме - күпме генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк. Иң кадерле кеше җирдә Әни, димәк. Нәкъ җырдагыча.

Ләйләгөл Минаева

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250