Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефтьчеләрнең чираттагы ярдәме

Мәгълүм булганча, быелгы яз төбәгебезгә көтелмәгән бәла-каза алып килде. Көннәрнең кискен җылытуы нәтиҗәсендә ярларыннан чыккан Дала Зәе елгасы Иске Әлмәттәге, Урсала, Түбән Мактама, Тихоновкадагы кайбер торак йортларга үтеп керде.

Ташудан 537 йорт 1508 кеше зыян күрде. Комиссия 10 торак йортны яшәү өчен бөтенләй яраксыз дип тапты. "Татнефть" ААҖ әлеге кешеләрне бәлаләре белән ялгызы калдырмады, һәрвакыттагыча, авыр хәлдәгеләргә ярдәмгә ашыкты. 31 майда район башкарма комитетында 10 гаиләгә сертификатлар тапшырылды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов су баскан көннәрне искә төшереп, күрелгән чараларны бәян итте. Чынлап та, бу вакыйга игътибар үзәгендә булды, район һәм башкарма комитеты җитәкчелеге, предприятиеләр тарафыннан су баскан зонада калганнарга кичекмәстән ярдәм кулы сузылды. Тәүлек әйләнәсе оператив штаб эшләде, эвакуацияләнгәннәр тулай торакка урнаштырылды, райпо кайнар туклану белән тәэмин итте, җиһазларны, әйберләрне саклау өчен дә мөмкинлекләр тудырылды. 13 апрельдән алып китерелгән зыянны ачыклау өчен 15 тән артык комиссия эшләде.

- Шәһәрдә һәм районда нәрсә генә булса да "Татнефть" ААҖгә, шәхсән аның генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка мөрәҗәгать итәбез. Алар бер генә үтенечне дә игътибардан читтә калдырмыйлар. Бу юлы да су басудан зыян күрүчеләргә 18 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кылдылар, - диде Мәҗит Хаҗипович нефтьчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештереп. Әлеге сумма өйләре яраксыз килгән кешеләргә бирелә. Бу һәр гаиләгә 1 миллион 800 мең сум акча дигән сүз.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Р.Н.Мөхәммәдиев муниципалитетка әлеге акчаларның күчерелүен җиткерде, компаниянең генераль директоры һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгының имзасы куелган сертификатларның яшәргә мөмкин булмаган 10 йорт хуҗасы бүген кайгырмасын, үзләренә ярдәм булганлыгын тойсын өчен бирелүен билгеләп үтте. 1 миллион 800 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм башка торак сатып алу өчен бирелә. Зыян күрүчеләр башта үзләренә торак сайларга, аннан килешүгә кул куярга тиеш, акча бу эшләр башкарылганнан соң гына аларга күчерелә. Торак зыян күрүчеләрнең милкенә тапшырылачак.

Сертификатларны тантаналы шартларда кабул итеп алган кешеләр шатлыктан бераз каушап та калдылар һәм рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар. Алар бертавыштан диярлек авыр чакларда барлык службаларның яхшы эшләвен, ярдәм тоюларын белдерделәр.

М.Х.Салиховның азактан әйткән теләкләре тормышка ашсын - мондый бәла-казалар бүтән беркайчан да килмәсен, мәшәкатьсез, кайгысыз яшәргә насыйп булсын!

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250