Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәҗит Салихов “Торговый двор” ярминкәсендә булды

Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов "Торговый двор" ярминкәсендә булды.

Ул мебель павильонының эше, сәүдә рәтләренең ассортименты белән танышты. Ярминкәдә эшләүчеләргә һәм сатып алучыларга район башлыгы белән очрашу үзләренең теләкләрен һәм тәнкыйть фикерләрен җиткерү өчен бик уңай форсат булды. Мәҗит Салихов эшкуарлар белән аралашты, эш шартлары белән кызыксынды. Тулаем алганда сатучылар эш шартларыннан канәгать. Аларның күбесе бу өлкәдә инде күптән эшли, даими сатып алучылары бар. "Теләгең булса, эшләргә була. Тапканыбыз тормыш итәргә җитә", - диләр алар.

Бүгенге көндә ярминкә территориясендә 970 эшкуар эшли. Тагын 300 кешелек өстәмә урыннар бар. Эшкуарлар сәүдә итәләр һәм товарларын рекламалыйлар.

Район башлыгы тәкъдим ителә торган продукция турында сатып алучылар фикере белән дә кызыксынды, алар нигездә уңай иде.

- Монда булдыклы кешеләр эшли, - диде район башлыгы. - Алар өчен нормаль шартлар тудырылган. 1990 нчы елларда ничек башланганын беләбез бит, аерма җир белән күк арасы. Мин үзем дә монда еш кына әйберләр алырга йөрим. Кешеләр килә, сатып ала икән, димәк ярминкә кирәк.

"Торговый двор" ярминкәсенең генераль директоры Айрат Хәйруллин мондый очрашу эшкуарлар өчен дә, ярминкә җитәкчелеге өчен дә файдалы дип исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250