Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миләшләр – гаилә ядкаре

Узган җомга көнне калабызда тагын бер аллеяга нигез салынды. Әлмәт бала тудыру йорты территориясендә "Әтисеннән - улына" дип исемләнгән экологик акция кысаларында 47 миләш агачы һәм 6 чыршы утыртылды.



Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм нәсел калдырырга тиеш дигән гыйбарә яши. Дөрес, бүгенге заманада өй салу һәркемнең көченнән, матди хәленнән килмәскә мөмкин. Ә менә агачны һәммәсе дә утырта ала. Ул синең киләчәк буынга, нәселеңне дәвам итүче балаларга зур истәлек.
Бала тудыру йорты территориясендә агач утыртуда бу көнне булачак әтиләр, күптән түгел генә нәни алып кайтучылар белән беррәттән инде йөрәк парәләре мөстәкыйль тормышка аяк басканнарны да күрергә була иде.
Һәрвакыттагыча, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов әлеге күркәм акциянең башында булды. Шулай ук сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин һәм башка җитәкчеләр дә балалары өчен миләш агачлары утыртты.
Игътибарны гаиләләре белән килгән Габдуллиннар да җәлеп итте. Гөлнара һәм Илнар Габдуллиннар агач утыртуда дүртәүләшеп катнашты. Әти-әниләре тиздән Эмилия белән Каринага энекәш алып кайтачак. "Улыбыз үскәч, аны бирегә алып килеп, әлеге агач синең белән бер яшьтә дип әйтербез", - ди алар.
Агач утырту акциясендә катнашучылар гаиләләр җәлеп ителгән мондый гамәлләрнең кирәклеген әйттеләр. Ул экологияне генә яхшыртып калмый, никах җепләрен дә ныгыта, якты хатирәләр сандыгына бер истәлек булып кереп кала. Шунысы куанычлы, шәһәрдә һәм районда балалар саны арта бара. Агымдагы елның тугыз аенда 2293 нарасый дөньяга килгән. Аларның 1212 се малай, 1081 е кыз бала. Ә 9 октябрьдән 12 сенә кадәр 60 сабый туган. Әтиләрнең барысы да балалары тууына истәлек итеп агач утыртса, ничек шәп булыр иде, ә! Байтак еллардан соң әлеге аллеягә балалар белән килеп, алар хөрмәтенә утырткан агачыңны күрсәтүдән һәм аның матур, зур булып үсүеп, тирә-якны яшеллеккә күмеп утыруын күрү - зур сөенеч. Бала тудыру йорты территориясенә утырту өчен юкка гына миләш агачы сайланмаган. Мәгълүм булганча, миләш ул кешегә бәхет китерүче агач булып санала. Ә чыршы батырлык, кыюлык, тугрылыкны гәүдәләндерә.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250