Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне ел буе көтеп алынган иң мөхтәрәм, иң изге бәйрәмебез - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!


Мөселман дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме үзен мөэмин дип санаган һәрбер кеше өчен рәхим-шәфкатькә, гаделлеккә һәм рәхимлеккә өндәүче Хак Тәгаләнең рәхмәте булып тора. Бу көндә без һәркайсыбыз аеруча игелекле гамәлләр кылырга ниятлибез, әҗер-савапларга ирешергә өметләнәбез, хәләл корбан итләрен фәкыйрьләргә, шәкертләргә, туган-тумачаларга сәдака итеп бирәбез. Ихлас рәвештә без әдәп-әхлак кануннарына тугры калырга, бер-беребезне рәнҗетмичә, татулыкта яшәргә тырышабыз.
Әлеге какшамас хакыйкатьләрне Ислам дине һәрбер тәкъва мөселманнар өчен фарыз кылды. Мөселман кешесе һәрвакыт йөрәк түрендәге һәр күркәм омтылышын, һәр игелекле эшен, һәр җылы сүзен якыннарына, туганнарына, дусларына юнәлтергә тиеш.
Корбан бәйрәмендә без миһербанлылык һәм шәфкатьлелек хакында еш уйланабыз. Игелекле гамәлләр кылып, корбан чалып мохтажларга ярдәм итү бу бәйрәмнең никадәр тирән мәгънәгә ия икәнен күрсәтә, кешелеклелек сыйфатын алга сөрә.
Мөселманнар өчен Әлмәт җирлегендә барлык шартлар тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 36 мәхәллә, егетләр һәм кызлар мәдрәсәләре эшләп килә. Балалар өчен җәйге ислам лагерьларын оештыру буенча безнең район республика буенча беренчеләрдән санала. Әлмәт районында мәчетләребез саны елдан-ел арта бара.
Әхлак һәм дини тәрбия эшләренә дә күз-колак булу зарур. Шул нисбәттән "Луч" каналында ислам дине белән һәрдаим таныштырып торучы, рухи үсеш һәм кешелеклелек идеалларын алга сөрүче "Ислам нуры" тапшыруы уңышлы гына эшләп килә.
Хөрмәтле милләттәшләр!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын, өйләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен, барлык күркәм эш-гамәлләрегездә зурдан-зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен. Шатлыклы һәм нурлы Корбан бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешүгә һәм туган төбәгебез файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Корбан бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга күңел күтәренкелеге, бәхет, тынычлык һәм исәнлек-саулык телим.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов
Башкарма комитет җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250