Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәгариф министрыннан вәгъдә

Әле күптән түгел генә мәгариф һәм фән министры портфеленә ия булган Энгель Фәттахов эш визиты белән Әлмәткә килеп китте. Визитның төп максаты - төбәктәге уку йортларының матди-техник хәле белән танышу.

Министр муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашып, тармакка кагылышлы мәсьәләләр турында да фикерләште. Ә аңа кадәр башкала кунагы кайбер мәгариф учреждениеләрен карап чыкты. Экскурсияны ул Габдрахман авылы мәктәбеннән башлады. Мәгълүм ки, бу урта мәктәп заманча җайланмалар белән иң яхшы тәэмин ителгәннәр сафында. Һәр сыйныф мультимедиа проекторлары белән җиһазландырылган, компьютер классы бар. Биредә 127 бала белем ала. Мәктәптә 20-25 ел стажлы укытучылар эшли. Барысы да югары белемле, югары квалификация категориясенә ия. Шуңа күрә дә математика, химия, биология кебек фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре дә яхшы. Бу хакта яңа министр да хәбәрдар булып чыкты. Балага сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдә "Татнефть" компаниясенең дә өлеше зур булуын да искәртте Энгель Фәттахов.
Мәгариф һәм фән министры шулай ук "Бәләкәч" программасы буенча төзелгән 22 нче "Алсу" балалар бакчасында, физкультура көллиятендә булды. Беренчесе матур, заманча һәм уңайлы булуы белән аның игътибарын җәлеп итсә, Олимпия, дөнья чемпионнары тәрбияләгән көллияттә, киресенчә, төзекләндерү таләп ителү күзенә ташланды. Актаныш башлыгы вазифасында Әлмәт физкультура көллиятен тәмамлаган укытучылар, тренерлар белән таныш булуын искәртеп, "биредә традицияләр, кадрлар әзерләү методикасы яхшы" дип ассызыклады Энгель Фәттахов. Ныклап ышандырмаса да, ул көллиятне төзекләндерү, компьютер кабинетын заманча җиһазлау зарурлыгын таныды.
Нефтьчеләр каласына визитының соңгы пункты булган АГИМС та министр уку йортында быел ачылган авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерләү юнәлешенә алга таба да ярдәм кирәклеге турында үтенеч ишетте. Авыл хуҗалыгы министры белән финанслауны дәвам иттерү турында сөйләшүләр булачак. Һәрхәлдә, министр шуны вәгъдә итеп китте.
Ләйләгөл Минаева

Мансур Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250