Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәчетне яңарыш көтә

Әлмәтнең Үзәк мәчетен реконструкцияләргә җыеналар. Ул моннан 21 ел элек төзелә.

Мәйданы 3 мең квардрат метр тәшкил итә. Мәчеттә Әлмәт ислам мәдрәсәсенең ир-егетләр бүлекчәсе урнашкан. Биредә дини белем алсалар, якшәмбе мәктәбендә шәкертләр башка фәннәрне үзләштерә. Мәчет яңарышка мохтаҗ. Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бу уңайдан район һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен әйтә. Хуплау бар, хәзерге вакытта проект өстендә эш бара.

Мәчетнең тышын да, эчен дә төзекләндерү көтелә. Район башлыгы Тимур Нагуманов шушы көннәрдә мәчеткә сәяхәт кылды. «Нур» мөселман мәктәбенә барып, укучылар һәм укытучылар белән дә аралашты.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса