Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марат Әхмәтов Әлмәткә сыер савучы роботлар тәкъдим итте [+ ФОТОЛАР ]

Бүген Әлмәткә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Ул район башлыгы Айрат Хәйруллин белән «Яшелчә үзәнлеге»ндә, кайбер хуҗалыкларда булды, вертолеттан иген кырларын карап йөрде. Камы-Исмәгыйльдә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әлмәтлеләргә проектлар да тәкъдим итте. 

– Мин район башлыгына беренче этапта 5 пилот проекты тәкъдим иттем. Хәзер фермаларга сыер савучылар табу авыр. Әлмәт интеллектуаль, инновацион шәһәр, сездә компьютерларга хезмәт күрсәтү буенча инженерлар җитәрлек дип уйлыйм. Әгәр район риза булса һәм проектта катнашучылар табылса, мәсәлән, 200 башка исәпләнгән сыер фермасын модернизациялибез, малларны бәйләүсез асрауга күчерәбез, эчтә ике робот куябыз. Проектны тормышка ашыруга без 10 миллион сум бирәбез, калган 4 миллионы проектта катнашучы белән районнан була. Моннан тыш эчтәге барлык җиһазларга 50 гә 50 исәбеннән субсидия дә бирәбез, – диде Марат Әхмәтов. 

Министрга кызыксынып бу уңайдан сорау бирүчеләр дә булды. Бәлки бездә дә робот фермалары төзелер әле. Хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар үзләрен борчыган проблемаларын да җиткерергә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса