Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә үзенчәлекле бәйге узды

Шәһәрдә һәм районда инвалидлар декадасы дәвам итә. Кичә аның кысаларында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уздырылган гамәли сәнгать бәйгесенә йомгак ясалды.

«Йөрәктән йөрәккә» исеме астында үтүче бәйгедә дә нинди генә эшләр юк иде. Кемдер картиналар ясау белән мәшгуль, икенчеләр оста итеп бәйли, гади генә кәгазьләрдән яки тукымалардан, башка материаллардан могҗизалар ясый.

Инвалидлар шәһәрдәшебез һәм каләмдәшебез, «Постройка +» журналы җитәкчесе Марина Гайнетдинова тарафыннан оештырылучы бу бәйгене көтеп ала, катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел хәтта Түбән Камада, Лениногорскида яшәүчеләрнең дә эшләрен күрергә мөмкин иде. Кайберәүләр хәтта берничә эш тәкъдим иткән.
- Балалар белән эшләгәндә өлкән яшьтәге инвалидлар өчен дә нәрсә дә булса оештыру фикере туды. Бу идея белән инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә уртаклаштым һәм хуплау таптым. Менә ничә ел инде «Йөрәктән йөрәккә» бәйгесе күпме кешене канатландырып, шатландырып килә. Ел саен яңа талантлар ачыла. Аларның кул эшләре белән шөгыльләнүләре рухи яктан гына түгел, сәламәтлекләренә дә файдалы. Мисал өчен, сәйләннән әйберләр ясау белән мавыгучы бер ханым хәзер култык таягы белән йөрүен ташлады, - дип сөйләде Марина Гайнетдинова.

Күргәзмәгә куелган эшләрнең һәрберсе җентекле, вак хезмәт таләп итә. Сигезенче дистәсен тутыручы Аннан Павлова гыйбадәтханә йорты ясаган. Кәгазьдән ясалган әлеге храм 12 меңнән артык детальдән тора.

Күргәзмәгә куелган мәчет макеты да зурлыгы һәм матурлыгы белән игътибарны җәлеп итеп тора. Аны тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия алып баручы Венера Гарифуллина узган ел төзегән булып чыкты. 18 мең модульдән торган мәчетне җыюга бер айдан артык вакыт узган.

Бәйгедә җиңүчеләр генә түгел, бәйгедә катнашкан һәркем бүләк алды. Күркәм гадәт буенча үзенчәлекле бала тәрбияләүче әниләргә дә матди ярдәм күрсәтелде.
«Йөрәктән йөрәккә» бәйгесе быел 6 нчы тапкыр оештырылды. Физик мөмкинлеге чикләнгән 50 кеше 90 га якын эш тапшырган. Җиңүче булып Анна Павлова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса