Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Агымдагы елның ун аенда Әлмәт юлларында 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аварияләр нәтиҗәсендә 4 кешенең гомере өзелгән, 171 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан шәһәребездә төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе бүген Яшьләр үзәге бинасында узды. 


Чараның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт травматизмы мәсьәләләренә җәлеп итү, яшьләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү. 



Бирегә шәһәребезнең урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары килде. 



Алар алдында Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский , «Татнефть» ААҖ һәм шәһәр медсанчасте белгечләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм психолог чыгыш ясады.

 

Чараның икенче өлеше урамда узды. Биредә безгә МЧС хезмәткәрләре юл һәлакәтендә зыян күрүчене коткару буенча мастер-класс та күрсәтте. 



Бу хакта тулырак газетабызның җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса