Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Яз һәм Хезмәт бәйрәме [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләр бүген көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булган 1 Майны билгеләп үтте. Бәйрәм иртәнге сәгать 8 дә үк башланды. Шәһәр паркына җитәкчелек, ветераннар, Социалистик Хезмәт Геройлары җыелды. Алар Геройлар аллеясына чәчәкләр куйды..

Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган митинг Нефтьчеләр мәйданында үтте. Бирегә килүчеләрне сәүдә рәтләре, солдат боткасы, дәртле музыка аһәңнәре каршы алды. 1 Май – хезмәт ияләренең таләпләрен белдерү көне. Әлмәтлеләр бәйрәмгә куркынычсыз хезмәт, лаеклы эш һәм хезмәт хакы кебек сүзләр язылган транспарантлар күтәреп чыккан иде 
Әлмәтлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән тәбрик итеп, район башлыгы Айрат Хәйруллин калабызда фидакарьләр, тырыш кешеләр яшәвен билгеләп үтте. 
– Безнең район Татарстанда иң эреләрдән санала. Күркәм нәтиҗәләр очраклы түгел. Алар булачак буын, киләчәк хакына тырышып эшләүчеләрнең хезмәт җимеше, – диде район башлыгы. 
Ул Яз һәм Хезмәт бәйрәменең төрле һөнәр ияләрен берләштерүен искәртте. Уртак тырышлык белән Әлмәт күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча әйдәп баручылардан санала. Республика, район, “Татнефть” җитәкчелеге тарафыннан алып барылган сәясәт кешелеклелек капиталы үсешенә юнәлтелгән. 
Профсоюзларның координация советы рәисе Марсель Бикморатов республикада 200 меңнән артык эшләүченең эш хаклары яшәү минимумыннан түбән булуын җиткерде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары аз булып кала бирә. Чыгышта Әлмәтнең республика шәһәр-районнары арасында эш хакы дәрәҗәсе буенча лидер булуын ассызыкланды. Марсель Бикморатов “Татнефть”нең эш шартларын яхшыртуда, күмәк килешүдә каралган гарантияләрне үтәүдә үрнәк булуын искәртте. Бүген Әлмәттә 900 дән артык коллектив килешүе төзелгән. Район башкарма комитеты белән профсоюзларның координация советы арасында төзелгән ике яклы килешү дә тулысынча үтәлә. 
Бәйрәм белән шулай ук “Татнефть” ААҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин, яшьләр исеменнән район яшьләр комитеты рәисе Алена Ветлугина котлады. 
Үзешчәннәр иң матур җыр-биюләрен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса