Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Яшел фитнес» бүләкләр өләште [+ФОТОЛАР]

«Яшел фитнес» сәламәт яшәү рәвешен сөючеләрне үзенә җыюын дәвам итә. Турнирда катнашучылар бу атнада өйләренә яхшы кәеф белән бүләкләр дә алып кайтып китте.

Әлмәттә «Яшел фитнес» 2016 елда ачылган иде. Һәр сезон яңартылып, атна саен төрле фитнес-юнәлешләр белән дәвам итүче проектның өстенлекләрен шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, район халкы да тоярга өлгергән. Турнирга авыллардан килүчеләр дә байтак. 
Кайсы белән генә аралашма, барысы да күнегүләрнең сәламәтлеккә уңай тәэсир итүен, массакүләм булгач, тагын да кызыклырак үтүен билгеләп үтә. 
Балалары белән килүчеләргә барлык уңайлыклар тудырылган. Әти-әниләре күнегүләр ясаган арада, волонтерлар аларның балалары белән уен зонасында мәш килә. 
«Яшел фитнес» төрле акцияләр дә оештыра. Пазлар җыеп балл туплаганнарга саллы бүләкләр каралган. Күп балл җыйганнар «Татнефт» автоягулык станцияләрендә бушлай бензин салдыруга ия булды. 
Бергәләп күнегүләр ясаганнан соң озынлыкка сикерүдә норматив тапшыру оештырылды. Хатын-кызлар урыннан 160, ир-атлар 180 сантиметрга сикерергә тиеш иде. Катнашучыларның 90 проценты нормативны үтәде. 
Әйләнгеч турникта, кирегә борылган рульле велосипедта үзләрен сынап караучылар да күзәтелде. Стендка урнаштырылган шарларга ук атарга чират та хасил булды. Әгәр шарга тидерә алсаң, сине бүләк көтә. Нинди бүләк булуы шар эчендәге кәгазьгә язылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса