Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яшь геологлар көч сынаша

Әлмәттә VI Республикакүләм яшь геологлар ачык кыр олимпиадасы старт алды.

Ачу тантанасы 18 июнь көнне “Солнечный” балалар сәламәтләндерү лагеренда булып узды.  Әлеге олимпиада шәһәребездә “Татнефть “ АҖ һәм республиканың кече нефть компанияләре ярдәме белән тормышка ашырыла.

Тантанада Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Татнефть" АҖ генераль директоры Наил Маганов, Экология һәм табигый байлыклар министрының урынбасары Тимур Гыйләҗев, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм көньяк федераль округы буенча геологик мәгълүмат Территориаль фонды  директоры, яшь геологлар Бөтенроссия олимпиадасының баш хөкемдары Валерий Григорович катнашты.

Чарада тантаналы рәвештә әләм күтәрү һәм олимпиада утын кабызу — узган ел җиңү яулаган “Азурит” командасына тапшырылды.

Быелгы олимпиадада республикабызның төрле почмакларыннан, шулай ук Кырым, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән 37 команда катнаша. Бу исә  350 катнашучы дигән сүз. Биредә аларны минерология, гидрология, радиометрия өлкәләре буенча ярышлар, геологик маршрутлар һәм  эчтәлекле мәдәни программа көтеп кала. Нәтиҗәләр исә 24 июньдә билгеле булачак.

Иң югары нәтиҗәләр күрсәткән укучылар Новосибирск шәһәрендә  узачак яшь геологларның XII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу бәхетенә ирешәчәк.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса