Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яңа троллейбуслар пәйда булырмы? [+ФОТОЛАР]

Уфа трамвай-троллейбус заводы җитештергән яңа төр троллейбус Әлмәт урамнарында сынау уза. Әгәр техника үзен бары яхшы яктан гына күрсәтсә, якын киләчәктә андый кызгылт-сары троллейбуслар нефтьчеләр каласында тагын да артачак.

Даими рәвештә линиягә троллейбусны җибәргәнче, менә шулай сынау уздыру җәмәгать транспортлары өчен гадәти күренеш. 
– Безнең өчен иң мөһиме – халыкның канәгать булуы. Иң элек бу бит җәмәгать транспорты. Димәк, төп басым да алар мәнфәгатенә куела. Шулай ук, безгә транспортның техник ягын Әлмәт троллейбус идарәсе анализлавы да кирәк. Әгәр дә аларга да, халыкка да безнең троллейбуслар ошаса, аны сатып алырлар дип ышанабыз, - диде завод генераль директоры Денис Рассадников. 
Бу троллейбус барысыннан да яңарак һәм камилләшкән. 
Иң элек биредә пассажирлар уңайлыгын исәпкә алганнар. Тотынгычлар җайлаштырылган, тәрәзәләр максималь рәвештә зур, 8 видеокамера урнаштырылган. Аның берничәсе салон эчен төшерә. Шулай ук, машина йөртүченең кабинасы да заманча. 
– Троллейбус ике атна инде шәһәр буйлап йөрде. Шул вакыт эчендә без аның барлык кимчелекләрен дә, өстенлекләрен дә белергә өлгердек. Әле заводның үзенә барып аларны караганда ук берничә кимчелекне әйтеп калдырган идек. Мисал өчен, компрессоры көчсез, аны яңага алмаштырырга кирәк. Ә менә куркынычсызлык ягыннан ул барлык троллейбусларны арттыра, - диде Әлмәт транспорт идарәсе баш инженеры Рәфис Вәлиев. 
Әлеге яңа транспортның уңайлыгын инде машина йөртүче Альбина Измайлова да үзендә татырга өлгергән. 
– Маневрлар ясауда, әлбәттә, бу техникага тиңнәр юк. Мин шәхсән үзем бары тик өстенлекләрен генә күрдем. Инвалид коляскалар белән керергә дә бөтен алшартлар тудырылган. Салон эчендә кышларын җылы булачагына да шик юк,- диде 18 еллык эш тәҗрибәсе булган хатын-кыз шофер. 
Хәзерге вакытта җәмәгать транспортларын сатып алу буенча федераль программа да эшли. Андый очракта троллейбус бәясенең 5 млн сумына хөкүмәт субсидия бирәчәк. Уфада җитештерелгән кызгылт-сары троллейбуслар Әлмәттә йөри башлармы-юкмы, анысын вакыт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса