Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яңа исемнәр пәйда булды [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә талантлы кешеләр яшәвен зурлар гына түгел, балалар да төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясап раслый. Шушы көннәрдә генә Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе укучылары янәдән сөендерде.

Кәрим Зарипов укытучысы Ильяс Каенкулов белән Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фондының иң күләмле проекты булган «Мәскәү дусларын каршылый» XV фестивалендә катнашып кайтты. Мәскәүнең иң яхшы концерт мәйданчыкларында үзләренең талантларын күрсәтергә дөньяның төрле илләреннән җыелганнар. Якташыбыз Пушкин исемендәге дәүләт рәсем сәнгате музеенда Англия, Канада, Германия, Чехия, Австриядән килгән балалар белән чыгыш ясый. 
– Мин горурланып утырдым. РФ Президенты, Премьер-министр, күренекле мәдәният әһелләренең балаларга теләкләре, мөрәҗәгатьләре җиткерелде. Фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Безнең чыгышка яхшы бәя бирделәр, – диде Ильяс Каенкулов. 
Сәяхәт белән бәйле барлык чыгымнарны «Татнефть» компаниясе күтәргән. Мәртәбәле фестивальгә эләгү дә нефтьчеләр ярдәме белән мөмкин булган. Мәгълүм булганча, «Рухият» В. Спиваков фондының мәдәни-мәгариф проекты белән хезмәттәшлек итә. Аның кысаларында танылган музыкантлар, сәнгать әһелләре белән төрле мастер-класслар оештырыла. Узган ел чираттагы мастер-класс вакытында иң талантлы балаларны Уфага бер атнага укырга җибәргәннәр. Чыгымнарның барысы да нефтьчеләр тарафыннан капланган. Кәрим анда саксофонда Рәис Нәгыймовның «Суларда сары яфрак» көен уйнаган һәм көтмәгәндә фестивальгә чакыру алган. Үсмернең мондый дәрәҗәдәге чарада беренче тапкыр гына чыгыш ясавы. Өстәвенә аккомпаниаторы да мәктәптә аның белән уйнарга күнеккән Резеда Каенкулова түгел. Шулай булса да әле 3 нче елын гына саксофон серләрен өйрәнүче якташыбыз каушап калмаган. Моннан тыш ул Н.В. Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» төбәкара хәйрия иҗтимагый фондының стипендиясенә дә лаек булды һәм Суздаль шәһәренә халыкара җәйге иҗат мәктәбенә укырга бару өчен сертификат белән бүләкләнде. 
Нәкъ шушындый ук стипендия һәм сертификат 1 нче музыка мәктәбенең тагын бер укучысына – фортепианода уйнаучы Камилла Алиевага да тапшырылган. 
– Дүшәмбе-сишәмбе И.Н. Воронова исемендәге төбәкара хәйрия иҗтимагый фонды һәм «Рухият» фонды программасының мәдәни-мәгариф проекты кысаларында яшь талантларга танылган музыкантлар саксофон, фортепиано, баян-аккордеон, скрипка буенча мастер класслар үткәрде. Анда безнекеләр дә катнашты. Бу балаларга да, укытучыларга да өстәмә кызыксындыру һәм илһам, – диде 1 нче музыка мәктәбе директоры Гүзәл Хәйруллина, нефтьчеләргә искиткеч проект өчен рәхмәтен җиткереп. 
Милена Тимофеева (аккордеон), Сөмбел Шәрипова (скрипка), Эмилия Жуковская (пианино) тәэсирләре белән уртаклашып, дәресләрнең файдалы, кызыклы үтүен искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X