Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Винокуров исемендәге премияләр тапшырылды [+ФОТОЛАР]

Дүртенче ел рәттән каләм ияләренә танылган журналист Иван Винокуров исемендәге премия тапшырылып килә. 4 июнь көнне Татарстан Журналистлар берлеге президиумының күчмә утырышында әлеге мәртәбәле бүләкнең яңа лауреатларын игълан иттеләр. Алар арасында безнең каләмдәшебез – «Әлмәт таңнары» газетасының бүлек мөхәррире Ирина Апачаева да бар.

Күчмә утырышның Әлмәттә узуы очраклы түгел. Журналистлар берлегенең Әлмәттәге бүлеге журналистлар саны буенча республикада иң эреләрдән санала. Бездә 80 ләп кеше берлеккә кабул ителгән. Икенчедән, безнең төбәк мондый зур чараларны һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештыра. Очрашуга этәргән сәбәпләр дә күркәм иде: Россия Журналистлар берлегенә быел 100 ел тула һәм Татарстанда журналистлар берлеге президиумы булдырылуга – 5 ел.

Әлмәт бу көнне бик күп мәртәбәле кунаклар кабул итте. ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, президиум әгъзалары, көньяк-көнчыгыш төбәгенең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре нефть институты базасында медиа-тармактагы проблемалар турында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

Шәхсән минем өчен газеталарга кагылышлы чыгышлар аеруча көчле тоелде. Бүген басма матбугатка вакытыннан алда ясин чыгучылар бераз басылып торсалар да була: газета-журналлар әле яши!

– Газеталар бетә дигән фикерне мин инде дистә еллар буена ишетеп киләм. Хәтерләсәгез, радио барлыкка килгәч, басмаларга көн бетте диделәр, аннары телевидение үсеш алгач, монысы инде, һичшиксез, газеталарның «үлеменә» китерәчәк дип юрадылар. Интернет та чираттагы бер мавыгу гына. Ул бик кирәкле, хәтта шәп чара. Аннан файдаланырга кирәк. Әмма ул беркайчан да газеталарны алыштыра алмаячак, – дип сүз алды «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. – Бары тик газетаны шушы заманага яраклаштыру сорала. Бүген күрше күршегә керми, туган туганына бармый торган заманда яшибез. Гаджетларда танышабыз, аралашабыз, әмма ул күзгә-күз карап сөйләшүне алыштыра алмый. Безгә хәзер кеше күңелен кузгатып җибәрергә кирәк.

Җәмәгатьчелек үзе дә интернетка өстенлек бирсә дә, басма мәгълүмат чараларыннан тыш яши алмый. Моның мисаллары бихисап. Эшчәнлекләре хакында газетада бастырып чыгаруны, хезмәттәшләре, авылдашлары турында язуны сорап, я булмаса проблемалар күтәрүчеләр безгә генә түгел, башка редакцияләргә дә күп мөрәҗәгать итә. Интернеттагы меңләгән мәгълүмат арасында югалып калучы мәкаләгә караганда, акка кара белән язылган арасында аерма бар шул.

Журналистлар бу көнне мастер-классларда да үзләренә файдалы мәгълүмат туплый алды. Телевидение вәкилләре Россиянең атказанган артисткасы Лия Заһидуллина белән аралашса, фотограф-операторлар белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Губаев тәҗрибә

уртаклашты. SMM-менеджмент буенча «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты җиңүчесе Алиса Сафина мастер-класс бирде.

Күчмә утырыш фидакарьләргә бүләкләр бирү белән тәмамланды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

 

Иван Винокуров премиясе лауреатлары

Басма массакүләм мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшебез Ирина АПАЧАЕВА җиңүче дип табылды. Журналистлар хәрәкәте ветераннары арасында премия Антонина ТЮТЮГИНАга тапшырылды. Техник хезмәткәрләр арасында Эльвира ХАРРАСОВА, телевидение хезмәткәрләре арасында «Татнефть» компаниясенең корпоратив коммуникацияләр хезмәте инженеры Марат БӘДРЕТДИНОВ, яшь авторлар арасында «Луч» телекомпаниясе журналисты Рәмилә ХӘМИДУЛЛИНА бүләк ияләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса