Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Укытучылар көнен билгеләп үттеләр [+ФОТОЛАР]

Әлмәтнең иң гүзәл затлары «Нефтьче» Мәдәният сараена җыелды.

Кыңгыраулы мәктәп еллары беркайчан да онытылмый. Хәтта чәчләренә көмеш сарган әби-бабайлар да беренче укытучыларын, сыйныф җитәкчеләрен, мөгаллимнәрен исем-фамилияләп хәтерли. Бүген районда мәктәпләрдә 6 меңнән артык укытучы хезмәт куя. 
– Сез үзегезнең белемнәрегезне, әхлак нигезләрен, туган илгә мәхәббәтне 37 мең укучыга иңдерәсез. Укытучы ул һәрвакыт җәмгыятьнең үсеш почмагы башында булды һәм шулай кала да. 30-40 ел буе һөнәри постта торган ветераннарга аеруча зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин. 
Бүгенге мәгариф системасы үзгә. Төрле программалар тормышка ашырыла, мәгариф учреждениеләре ремонтлана, яңарыш белән сугарылган объектлар – заманча өстәмә белем алу мөмкинлеге биргән технопарклар төзелә. Мәктәпләрдә әхлакый-патриотик тәрбия бирү, урта һәм югары белем бирү системалары модернизацияләнә. 
– Бу программаларның гамәлгә куелуы очраклы түгел. Мәгариф – ул район алгарышы нигезе. Җәмгыятнең киләчәге сезнең балаларга ничек белем бирүегез, кадрлар әзерләвегезгә бәйле. Укучыларның уңышы шәһәр һәм район үсешенә бер өлеш булып тора. Район бюджетының 90 проценты мәгариф системасына тотыла. Бюджетка кергән барлык акчаны – бу елына 3 миллиард сум – без мәгариф үсешенә җибәрәбез. Республика һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә, – дип мөрәҗәгать итте залда утыручыларга район башлыгы. 
Айрат Хәйруллин олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» китабындагы «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!» дигән хикмәтле сүзләрнең бүген дә актуаль булуын ассызыклап, укытучыларга теләкләрен җиткерде. 
Фидакарьләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, «Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен» күкрәккә кадый торган билгесе, район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды. Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк һәм республика этаплары нәтиҗәләре буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләргә күчмә кубоклар бирелде. Быел Әлмәт мәктәпләренә 38 яшь укытучы килгән. Бәйрәмдә аларга да уңышлар юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса