Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә "Тәмле" кибетендә янгын чыккан

30 июнь иртәсендә Әлмәтнең Тельман урамында урнашкан «Тәмле» кибетенең түбәсе януга алдан фаразлау буенча электр үткәргечләрендә кыска ялганыш булу сәбәпче булырга мөмкин.

Әлеге вакыйга турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә 6.05 сәгатьтә килеп ирешә. Биш минуттан бирегә 15нче янгын частеның беренче автоцистернасы килеп тә җитә. Бу вакытта түбәнең 20 квадрат метрын ялкын чорнап алган була. 6.13 сәгатьтә янгынның җәелә баруына нокта куела. Бу вакыт эчендә бирегә 65нче янгын частеннан ике машина килә. 6.20 сәгаттә янгын тулаем сүндерелә. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Бүгенге көндә янгынның чыгу сәбәпләре, салынган зыянның бәясе ачыклана. Янгын әлеге бинаның 300 квадрат метр мәйданына зыян салган.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Фото: http://vk.com/almetnews

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250