Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә әти-әниләр имтихан тапшырды [+ФОТОЛАР]

Бердәм дәүләт имтиханнары укучыларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә тынычлыгын җуя. Бу аңлашыла да: алар ел дәвамында балалар кебек белем тупламый, имтиханда нинди сораулар булачагын күз алдына да китерми. Өлкәннәрнең дулкынлануын басар өчен һәм укучыларның кичерешләрен үзләре аша уздырып карау мөмкинлеге тудырып, Татарстан мәгариф министрлыгы быел татар теле буенча бердәм республика имтиханын уздыру җаен тапты. Үзләрен сынап карарга теләүче әлмәтлеләр дә татар гимназиясенә җыелды.

Телефоннар сүндерелгән, сыйныфларда – тынлык. Әти-әниләр имтихан алдыннан башкарыла торган рәсми өлештә үк дулкынлануларын яшерми: һәркем җитди, дикъкать белән укытучы сөйләгәннәрне эләктереп калырга омтыла. Имтиханның «уен» гына икәнен белгән мөгаллимнәр дә таләпчән, сыйныфта тынычлык сакларга, интернет челтәрләреннән файдаланмаска киңәш итә. Өлкәннәр исә билгеләнгән вакытта өлгереп калу теләге белән баш күтәрми яза-сыза. Имтихан тәмамланырга берничә минут кала укытучының кисәтүе яңгырый: вакыт бетә, эшләрне йомгакларга! Кемдер авыр сулап куя, икенчеләр биремнәрне ерып чыга алуына сөенә – кичерешләр төрле булса да, яңа тәҗрибә тупланды.

Имтихан өч сыйныфка бүленеп башкарылды: татар мәктәпләрендә укучылар, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр, татар булмаган балаларның әти-әниләре төрле биремнәр чиште. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, башка милләт вәкилләренең дә татар теле буенча 70 тән артык балл җыюын белгечләр казаныш дип атый.

– Әти-әниләр әлеге акциягә бик теләп кушылды. Имтиханны язу өчен башта 35 кеше теләк белдерсә дә, эш көне булу сәбәпле, күпләр килә алмады. Нәтиҗәдә 15 кеше үзләрен сынап карый алды, – ди Әлмәт мәгариф идарәсе методисты, милли бүлек начальнигы Лера Сафина

Шундыйларның берсе Айгөл Насыйбуллинага укытучылары акциядә катнашырга тәкъдим ясагач та, ул озак уйлап тормый ризалаша. Имтихан алдыннан һәркемгә хас дулкынлану хисләре булса да, парта артына кабат утырып, мәктәп елларын искә алуны, шулай ук күпләрне куркытып торган БДИны сынап карауны Айгөл хуплый.

– Чарада катнашырга күптән тели идем, балалар урынына үземне куеп карыйсым килде. Безнең чордагы имтиханнар белән бүгенге заман сынавы арасында аерма зур, шуңа да балаларның хис-тойгыларын белеп тору кирәк. Үз белемемне тикшерергә дә бер мөмкинлек бу, – дип уртаклашты ул.

Татар теле буенча бердәм республика имтиханында балаларның нинди биремнәр башкаруын белергә теләүчеләр өчен оештырылган чарадан әти-әниләр канәгать калды. Мәгълүм ки, татар теленә карата моңа кадәр сораулар күп булды, өлкәннәр, белсә-белмәсә дә сүз куертты. Татар тотып карамый ышанмый, диләр. Ниһаять, тотып та, укып та, эшләп тә карадылар. Мәктәп программасын күптән оныткан, белемнәрен яңартмаган кеше өчен җыйган баллары да начар димәс идем.

 

Өч категориядә узган төп дәүләт имтиханында җыелган югары баллар:

* татар мәктәпләре төркемендә 94 балл;

* рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләрдә – 89 балл;

* рус мәктәпләрендәге рус төркемендә – 72 балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса