Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә соңгы кыңгырау бәйрәме гөрләде [+ФОТОЛАР]

Быел нефтьчеләр каласы чыгарылыш сыйныф укучыларын үзенчәлекле итеп котладылар

Ничек кенә ерак тоелмасын, әмма бу көн килеп тә җитте. Быел соңгы кыңгырау 951 11 нче сыйныф укучысы өчен яңгырады. Артта – балачакның һәм яшьлек елларының иң тәмле мизгелләре, ә алда – имтиханнар һәм мөстәкыйль тормыш юлы. Бәхетләре булды быелгы чыгарылышларның. Табигать иң матур көннәрен бүләк иткәндә, гөрләтеп бәйрәм иттеләр.

Бөтен чыгарылыш укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны бер мәйданга җыеп, үзәк паркта күңелле флешмоб уздыру да Әлмәт районы өчен матур бер традициягә әверелеп бара. Ак бантлар, алъяпкычлар, кулда чәчәк бәйләмнәре, шарлар, бергәләшеп фотосурәткә төшүләр, янәшәдә 11 ел буе терәк булган сыйныф җитәкчеләре һәм кадерле әти-әниләр – барлык бу матур мизгелләрне быел да шәһәр паркында күреп булды. Әлеге тамашаны карарга район җитәкчелеге һәм шәһәр халкы да килгән иде.

- Бу чараны күреп, моннан берничә ел элек минем дә тормышта булган дулкынландыручы мизгелләргә кайтып килдем. Хәзерге буын матур балачак кичерә. Сезгә бай һәм матур мәктәпләрдә уку насыйп булды, укытучыларыгыз югары квалификацияле, уңайлы шартларда белем алдыгыз. Укытучыларның үзләренә дә рәхмәт әйтерлек. Районда илкүләм, республика олимпиадаларында җиңү яулаучылар күп. Шулай дәвам итегез, - диде Айрат Хәйруллин укуда алдынгы булган укучыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырып.

Укучыларның йөзләрендә берүк вакытта шатлык та, моң да бар иде. Соңгы кыңгырау бәйрәме, мәктәптәге дәресләр, сыйныфташлар, укытучылар белән саубуллашу гына түгел, ә балачак белән аерылу да бит. Алда билгесезлек белән бергә матур зур тормыш көтә. Әллә менә шуны аңлаганга, кызлар йөзеннән күз яшьләре дә тәгәрәде.

Әйтергә кирәк, бу тамашага беренче сыйныф укучылары да килде. Әмма гади генә котлау булмады ул, ә алар машиналарда мәйдан түренә узды. Иң матур шигъри юлларны чыгарылыш сыйныфларга бүләк иттеләр. Гадәт буенча чара ахырында флешмоб һәм бердәм фотосурәткә төшү булды.

Шулай ук, быел 2208 9 нчы сыйныф укучысы да кулларына документ алды.

Әмма мәктәпләрдә укулар тәмамланып, бәйрәм узып китсә дә, алда унберенчеләрне зур сынау көтә. Киләсе атнадан Бердәм дәүләт имтиханнары башлана.

Район башлыгы быелгы чыгарылыш кичәсенең 26 июнь көнне гел икенче форматта узачагын да белдерде.

 

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса