Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «SNOW FEST» фестивале уза

1 февраль көнне «ЯН» тау чаңгы комплексында беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү буенча, шулай ук «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында чаңгыда менү буенча ярышлар узды.

Бу көнне үзен сынап карарга текә тау битенә 23 сноубордчы һәм 22 чаңгычы килгән иде. Спортчылар таудан вакытка төштеләр. Биредә иң югары нәтиҗәгә Чаллы чаңгычысы Евгений Бочкарев иреште (18,3 секунд). Әлмәт сноубордчысы Рөстәм Әхмәтҗанов  аңардан бары 4 секундка гына калышты. Ул финишка 22,4 секундан соң килеп җитте.

Хатын-кызлар зачетында бу аерма 6 секундны тәшкил итте.  Чаллы чаңгычысы Резеда Лачкова 21,1 секунд эчендә килеп җиткән булса, әлмәтле Лия Шәйдуллинаның нәтиҗәсе -27,2 секунд.

 “Чаңгыда тауга менү”  ярышында  үзен сынап карарга бары ир-атлар гына җөрьәт итә. Бу ярышның җиңүчесе 30 секундлы нәтиҗәгә ирешкән  әлмәтле Александр Назаров булды.

Фестивальнең икенче көне биатлонга багышланган иде. Бу көнне барлык катнашучылар белән бергә стартка Олимпия чемпионы Александр Легков та чыкты. 

Татарстан Республикасы өчен һәвәскәрләр биатлоны яңалык булып тора. Ярышларда Татарстанның 11 шәһәреннән һәм Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәреннән килгән 50 спортчы катнашты. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында 21% ны хатын-кызлар тәшкил итте.

Олимпия чемпионы Александр Легков биатлон буенча һәвәскәрләр ярышында  беренчелекне әлмәтле Александр Назаровка  тапшырып, 20 минут 45 секунд нәтиҗә белән финишка икенче  килде.

Катнашучылар ике  тапкыр атып 7,5 км дистанцияне  узды.

Олимпия чемпионы Александр Легков биатлон буенча һәвәскәрләр ярышында  беренчелекне әлмәтле Александр Назаровка  тапшырып, 20 минут 45 секунд нәтиҗә белән финишка икенче  килде.

Хатын-кызлар зачетында  исә Әлмәт спортчысы Надежда Еромасова җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса