Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысы” бәйгесе дәвам итә

Авыр, әмма бик кирәкле эш. "Ул - ир-атлар хезмәте", - дип исәпли Рамис Вәлирахманов.

Әмма, шулай булса да, берничә ир-аттан кала ишегалды җыештыручыларының барысын да диярлек гүзәл затлар тәшкил итә. Алар уңган хуҗабикә, яраткан әни, әби булырга да, бәйгеләрдә катнашырлык тырыш хезмәт күрсәтергә дә өлгерә. Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысын ачыклау буенча уздырылган чираттагы рейд моның шулай булуын тагын бер кат раслады.

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты менә ничә ел инде "Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысы" бәйгесен уздыра. Комиссия әгъзалары бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәрнең эшен елның һәр фасылында бәяли. Ишегалды җыештыручыларының хезмәте җиңел түгеллеген һәрберебез күреп тора: җәен бертуктаусыз үлән чабарга, көзен тротуарларны, йорт кырыйларын пычрактан, коелган яфраклардан арындырырга туры килсә, хәзер аларга кар, бозлавык иркен суларга ирек бирми. Шуңа да карамастан, күпчелек хезмәткәрләр сынатмый, үзләренең эшләрен намус белән, җиренә җиткереп башкара. Ленин урамындагы 141, 141 б йортлары ишегалларын ("12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ) җыештыручы Валентина Афанасьева да әнә шундыйлардан. Ул торак-коммуналь хуҗалык тармагында 26 елдан артык эшли инде. Валентина Михайловна ишегалларын гына түгел, подъездларны да җыештыра, юа. Җитәкчелек аның хезмәтеннән канәгать. Җаваплы, намуслы хезмәткәр булуы турында йортта яшәүчеләр дә җиткерде. Шунысы шатландырды, кар ишеп яуган вакытларда аңа ярдәмгә йортта яшәүчеләр дә килә.
Рамис Вәлирахмановның эш мәйданы шулай ук зур -Төзүчеләр проспектындагы 26 һәм 28, Ленин урамындагы 118 нче йорт ишегаллары һәм аларның подъезд идәннәре ("10 нчы ЖЭУ" ҖЧҖ). "Авыр хезмәт. Ишегалды җыештыручылары ир-атлар булырга тиеш. Эш күләме зур булса да, мин өлгерәм. Иң мөһиме - чисталык һәм тәртип", - диде ул. Аның бәйгедә беренче тапкыр катнашуы һәм исәбе - I урын алу.
Флюра Шакирҗанова (Ленин урамы, 115, "Надежда" ҖЧҖ), Мария Спиридонова (Сөләйманова, 20, "Альянс Плюс" ҖЧҖ), Татьяна Никитинаны да (Герцен, 82 (1-5 подъездлар, "7 нче ЖЭУ") җитәкчелек тә, йортларда яшәүчеләр дә мактап туя алмады. Әлбәттә, кайсыбызга гына йокыдан торуыбызга кардан арындырылган тротуарлар, чүп-чардан чистартылган ишегаллары, подъездлар ошамый икән. Һәммәбез дә бу авыр хезмәт ияләренең тырышлыгын бәяләсен, теләсә кая чүп ыргытып аларның эшенә күләгә төшермәсен, кар чистартуларда булышсын иде. Хәрәкәттә - бәрәкәт диләр бит. Әнә Тынычлык урамындагы 13 нче йорт ("Темп" ҖЧҖ) ишегалдын җыештыручы 70 яшьлек Мария Сидорова да әлеге сүзләрнең хаклыгын раслап: "Авыргач, миңа күбрәк хәрәкәтләнергә куштылар. Менә 7 ел инде бу эшне башкарам. Хәзер үземне әйбәт хис итәм", - диде.
И.Апачаева.
Автор фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250