Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Шигърият бәйрәме башкачарак узды [+ФОТОЛАР]

Татарлар яшәгән һәр тарафта кичә олуг бәйрәм – Шигърият көне билгеләп үтелде. Гадәттә, кар яуса да, таш яуса да бу көнне киң җәмәгатьчелек Тукай һәйкәле янына килүне үз бурычы дип саный. Шуңа да быелгы һава торышының еламсырап торуы да чарага һич кенә дә аяк чалмады. Әлмәтлеләр дә бердәм булып бөек шагыйрь янына җыелды.

Салкын яңгыр сибәләп торуга да карамастан, бирегә җыелган һәр әлмәтленең күңелендә җылылык бөреләнгән иде. Урта һәм өлкән буын бер-берсен туганнарча якын күреп, үзебезнең туган телдә сәламли, бәйрәм теләкләре җиткерә. Әнә шулай мәйданда дуслык, туганлык җепләре сузыла. Русларның Пушкины кебек үк бөек каләм иясе Тукай кыска гына гомере эчендә татарның классик әдәбиятына нигез салып, барлык шигырьләрендә дә үз халкына карата булган мәхәббәтен, борчуларын да җиткерергә өлгерә. Һәр әсәре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

Татар милләте нинди генә сынауларга дучар булса да, Тукай халкын, халык Тукаен үз йөрәгендә саклый. Бүгенге вәзгыять чорында да Тукай татар зыялыларын бер йодрыкка туплый.

– Тукайның көче тагы да куәтлерәк яңгырый. Ул бөтен төрки халыкларны берләштерә. Шагыйрь халыкның үзеннән чыккан, ә хәзерге шагыйрьләр Тукайдан үсеп чыга. Милли телләргә карата тискәре вәзгыять чорында ул ныграк яңгыраш ала. Еккан саен катырак торып баскан кебек, татар халкы да күтәрелә. Тукай милли маяк буларак, үз вазифасын дәвам итәр дип ышанам, – диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев.

Башка еллардан аермалы буларак, быел Әлмәттә Шигърият бәйрәме башкачарак үтте. Елның елында тапшырылучы Рафаил Төхфәтуллин премиясе ни сәбәпледер тапшырылмады. Бу уңайдан без язучының улы Рөстәм Төхфәтуллинның да фикерен белештек:

– Бу хакта ишеткәч, борчылдым, билгеле. Шулай да киләчәктә премия югалмасын иде. Ике елга бер тапкыр аны тапшыру оештырылса да, яхшы булыр дип уйлыйм. Лауреатлар артык күбәеп китсә, аның абруе кими.

Рәфкать Шаһиев исә премиянең киләчәктә янәдән әйләнеп кайтачагына ышандырды һәм, һичшиксез, аның кадере артачагына, дәрәҗәсе күтәреләчәгенә күрсәтте.

Тукай бәйрәме татар зыялыларының котлаулары, «Идельяр» ансамбле һәм драмтеатр артистларының чыгышлары, тирән эчтәлекле шигырьләр уку белән үрелеп барды. Клара Булатова исә Татарстан Милли китапханәсе оештырган «Ел китабы» бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә III урынны яулаган «Гасыр бн гасыр арасында» китабы өчен диплом белән бүләкләнде. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң тантаналы чара күмәкләшеп ««Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Гөлназ Мостафина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса