Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә шатлыклы вакыйга

Әлмәт халкы күптәннән зарланып йөри иде инде. Тиздән бу зарларга чик куелачак.

Әлмәттәге канализация чистарту корылмаларына реконструкция кирәклеге проблемасы күптәннән күтәрелеп килә. 60 нчы елларда ук төзелгән бу объект мораль яктан да, физик яктан да искергән. Кайбер көннәрдә аның исе җил белән шәһәргә үк тарала иде. Күпме генә тырышып карасалар да, Әлмәт моңа кадәр федераль программага эләгә алмады. Ниһаять, бу көн дә килеп җитте, федераль бюджеттан реконструкциягә акча бүленә башлады. 
– “Татнефть” җәмгыяте бүлеп биргән 50 миллион сумга проект эшләнде. Проект этаплап 3 ел дәваында тормышка ашырылачак, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев. 
Проект-смета документациясе буенча тулаем чыгымнар күләме 1393,279 миллион сум тәшкил итә. Быелга 566,9 миллион сум бүленгән. Бүген биредә эш кайный, ел азагына кадәр 6 этапның 2 есе тормышка ашырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X