Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә "Русская классика"ны ачу тантанасы узды

Әлмәт үзендә тагын бер матчны кабул итте. Бу юлы уен “Әлмәт хоккее ветераннары” һәм “Хоккей легендалары” арасында булды.

Әлеге очрашулар  ачык һавада уздырылучы ВХЛ матчы –“Русская классика”  кысаларында оештырыла.  Бүген исә “Нефтяник” һәм “Торос”  командалары уйнаячак.

Кичке очрашу  театраль тамашадан башланып китте. Аннан сүз мөхтәрәм кунакларга бирелде. Җанатарлар  район башлыгы Айрат Хәйруллинны,  “Татнефть" АҖ генераль директорының урынбасары, “Нефтяник” хоккей клубы президенты Ринат Шәфигуллинны, Россия җыелма командаларының  баш консультанты  Игорь Тузикны һәм  ике тапкыр Олимпия чемпионы, сигез тапкыр дөнья чемпионы булган Борис Михайловны  алкышлар белән сәламләде.

Ветераннар трибуналарның игътибарын уенның беренче минутында  ук үзләренә җәлеп итә алды. Уен барышында җанатарлар осталыкның еллар узу белән кимемәвенә тагын бер кат инанды. Бу очрашуда 6:6 исәбе белән дуслык җиңде.

Уенның комментаторлары   Әлмәт җанатарларына таныш булган Всеволод Дворкин һәм  Максим Прохоров  булды.

Тамашачыны кызыксындыру өчен биредә  күпсанлы аниматорлар, хоккей талисманнары һәм кыр кухнясы эшләде. Тәнәфес вакытында “Чәйнекләр белән керлинг” һәм 1 миллион сумны уйнату буенча конкурс уздырылды. Аны алу өчен алка белән капкадагы бигеләнгән бер урынга эләгергә кирәк иде. Ләкин бу кичтә снайперлар табылмады. Шуңа күрә бу бәйге бүгенге уенда  да дәвам итәчәк.

Уен беткәч бөтенесе хоккейчылар белән фотога төшәргә ашыкты.  Спорт бәйрәме салют белән тәмамлады.

 

Фото:"Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса